Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Альфред Хәйруллин: Җир күпме булса да күп димим, җиләк участокларын  арттыра барам

    ​​​​​​​Моннан дүрт элек алты гектарда гына җиләк үстереп караган Альфред Хәйруллинның бүген 230 гектарга якын җире бар. Хәзер инде ул төрле җиләк – җимеш куаклары, алмагачлар үстерә.

    Крестьян – фермер хуҗалыгы дип аталган коллективта бүген даими рәвештә эшләүче җиде хезмәткәр бар. Сезон вакытында плантацияләрдә үсентеләрне карау, тамырдан тукландыру белән утызлап кеше шөгыльләнә. Ә менә җиләкләр өлгергәч аларны җыеп алуда 80 – 90 кеше хезмәт куя. Гомумән, монда эш апрельдән башлап декабрь аена кадәр сузыла.

    -2016 елга кадәр Казанда яшәдем. Ике югары уку йортын тәмамлап зоотехник һәм икътисадчы белгечлеге алдым. Башкалада әллә ни зур булмаган бер төзелеш оешмасы җитәкчесе идем, берничә торак йорт төзеп файдалануга тапшырдык. Заманалар үзгәреп киткәч, эшне алып бару кыенлашты. Аннан соң инде башыма төрле уйлар килә башлады. Бакча үстерү күптәнге хыял иде. Шулай берчак Казаннан ул вакыттагы район башлыгы Александр Шадриковка шалтыраттым, җиләк-җимеш үстереп карарга теләк барлыгын әйттем. “Әйдә, кайт, мөмкин кадәр үзем дә булышырмын”, - диде ул. Шуннан бакчачы булып киттем мин, КФХ оештырдым, эшемнең уңышлы баруын күреп пайчылар үз участокларын миңа тапшыра башладылар. Хәзер минем карамакта 230 гектар җир исәпләнә. Җир күпме булса да күп димим, җиләк участокларын  арттыра барам. Ә җиләккә ихтыяҗ бик зур, Сембер, Казан кебек тирә як кулланучыларын әйтмим дә инде, Мәскәү һәм Самарадан хәтле килеп оптовиклар чират торалар,- дип сөйли фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

    Ел саен җиләкләрне кайнатып 2 - 3 мең банка варенье әзерләп сатуга да чыгаралар икән. Альфред Хәйруллинның сүзләренчә, монда үстерелә торган виктория һәм кура җиләгесентеләре Италиядән кайтартылган. Аларның уңыш бирү мөмкинлекләре дә бездәгеләрдән күпкә өстен. Аннан соң аларны карау, су һәм өстәмә ашлама белән тәэмин итү, кышкы чорда саклау чараларын күрү дә Италия технологиясе буенча эшләнә. Бу эшне алып баручылар җиләк үстерүнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Һәр елны “Россия җиләкләре” дип аталган халыкара конгрессларда катнашып тәҗрибәләрен баеталар.

    -Әле менә алмагачлар үстерүгә керештек. Тамбов өлкәсендәге В.И. Мичурин исемендәге фәнни-тикшеренү бакчачылык институты белән хезмәттәшлек итә башладык. Үзләрендәге питомниктан кайтарып йөз меңнән артык алмагач утырттык. Үсентеләр безнең як туфрагын үз итте. Күз тимәсен, барысы да исән – имин яфрак ярдылар, - ди Альфред.

    Җитәкче Краснодар краендагы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге институтлар, белгечләр белән тыгыз элемтәдә тора, алардан киңәшләр дә ала. - Бер гектарга бер мең данә алмагач утыртылырга тиеш. Чынлап бу эш белән шөгыльләнеп табыш алу өчен алмагачны 100 гектардан артык мәйданда үстерү киңәш ителә. Шул чакта гына ул отышлы була, - ди ул.

    Сугару мәсьәләсен дә хәл иткәннәр ширкәттә.

     29 миллион сумлык проект-смета документлары ясалды. 70 х 30 федераль программасына кушылдык. Республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән 11 миллион сум акча алган идек. Плотинадан 3,5 километр озынлыкта җир астыннан магистраль торба суздык. Жиһазлар кайтарылып  бетте диярлек. “Татмелиорация” оешмасы ярдәме белән сугару эшен алдагы көннәрдә башкарып булмасмы дип уйлыйбыз,- дип сөйләп китте җитәкче.

    Плотина белән алмагач бакчасы арасындагы 12 гектар участокта урман полосасы да утыртылган. Анысы инде беренчедән табигатьне яшелләндерү булса, икенчедән алар алмагачларны кышкы салкын җилләрдән саклар өчен. Җиләк- җимешләрне һәм алмагачларны үстерү һәм тәрбия кылу өчен тәгәрмәчле ике трактор һәм бер йөк машинасы алганнар. Тагын бер “МТЗ – 82” маркалы яңа трактор алырга исәпләре.

    Рәсемдә: КФХ җитәкчесе А.Хәйруллин плантациядә эшләүче механизаторлар янында. Автор фотсы.                   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: