Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Алексей Песошин "Чүпрәле" паркын ачты, игенчеләр белән очрашты һәм капиталь ремонттан соң мәдәният йортында булды

Чаралар Республика көне, районның 90 еллыгы уңаеннан узды.

Чүпрәле районы ТАССРның 100 еллыгын һәм үзенең 90 яшьлеген зур бәйрәм чаралары белән билгеләде

Чүпрәлеләрне әлеге бәйрәмнәр белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде.

Район башлыгы Марат Гафаров белән берлектә алар иң беренче эш итеп Чүпрәле җирлегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм бертөркем игенче-механизаторлар белән очраштылар. Алексей Песошин 2020 елгы урып-җыю чорында әйбәт хезмәт көрсәткечләренә ирешкән алдынгы комбайнчыларны бүләкләде, сертификатлар тапшырды.

Бу көнне Чуваш Чүпрәлесе авылында милли проект кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты да ачылды. Дәрәҗәле кунак әлеге чарада да катнашты, мәдәният йортында урнашкан музейны, бинада булдырылган уңайлыкларны карады. Һәм  мәдәният йортына җиһазлар алуга сертификат тапшырды.

Район үзәгендә дә бәйрәм уңаеннан программа үзенчәлекле һәм бай итеп оештырылган иде. Премьер- министр һәм аны озатып йөрүче кунаклар аларның кайберләре: Бал ярминкәсе, Чәчәк фестивалендә булып ТАССРның 100 еллыгы, районның 90 еллыгы хөрмәтенә оештырылган күргәзмәләрне, халык кул эшләнмәләрен карап, райондагы төрле иҗат, сәнгать түгәрәкләре эшен күзәтә-күзәтә бәйрәмнең төп мәйданы – “Чүпрәле” паркынә үттеләр. Әйтергә кирәк, район үзәге үзенең 90 еллыгын тагын да матураеп, яшәреп, яшелләнеп, чәчәкләргә төренеп каршы ала. Моңа сәбәпче булып республика программалары, район бюджеты хисабына төзелгән парклар да тора. Алексей Песошин да бу уңайдан, чүпрәлеләрнең ялын оештыру, районны төзекләндерү юнәлешендә күзгә күренеп торырлык күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте. “Чүпрәле” паркында ясаган чыгышында ул:

– Мин бүген сезнең белән шундый бәйрәм чаралары парк ачудан туган югары күтәренкелек хисләрен уртаклаша алуымнан шатмын, -диде. -2020 ел үзенчәлекле буларак, бюджет өлкәсенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итсә дә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республика программаларының барысы да гамәлдә калды һәм эшләде. Мин ышанам әлеге парк та балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен тарту көченә ия булыр һәм сез үзегез дә мондагы чисталыкны, уңайлылыкны тәэмин итәрсез, сакларсыз, - дип ассызыклады.

Район башлыгы Марат Гафаров соңгы елларда гына районда сафка баскан объектларны санап чыкты. Һәм аларның барысы өчен дә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәт башлыгы Алексей Песошинга рәхмәт белдерде.

–Безгә, Чүпрәле халкына, булдырылганны саклап һәм баетып килер буынга тапшырырга кала, - диде ул бәйрәмгә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.

Премьер-министр катнашында узган чарада Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпеллык хезмәте һәм аның үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Надежда Бондаренкога, сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Гүзәлия Маликовага тапшырылды. Чүпрәле районы, Татарстан АССР үсешенә үз өлешләрен керткән райондашлар: Фиркать Җәлалов, Виктор Лухманов, Вазыйх Сатдинов, Петр Осипов, Валерий Шадриков, Альберт Шәрәпов “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде.

Гомумән, бу көнне чүпрәлеләр, район кунакларына күңел ачу чаралары мулдан тәкъдим ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев