Туган Як
  • Рус Тат
  • Африка чумасы. Куркынычмы ул?

    Соңгы вакытларда телевизор экраннарыннан, матбугат битләреннән Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы авыруы баш калкытуы турында чаң сугалар.

    Ел башыннан ул Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород өлкәләрендә, Карелия һәм Калмыкия республикаларында теркәлгән. Аның Татарстанга килеп җитү куркынычы да юк түгел. Шуңа да африка чумасының район территориясенә үтеп керүен булдырмау максатыннан районда штаб төзелде. Бу уңайдан район ветеринария берләшмәсе начальнигы Самат Мәүлетов аңлатма бирә.

    Дуңгызларда африка чумасы-көчле вируслы авыру. Әлеге авыру кеше өчен куркыныч түгел. Табигый шартларда африка чумасына төрле яшьтәге, өй шартларында тәрбияләнүче һәм кыргый дуңгызлар да бирешүчән. Инфекциянең таралу чыганагы-авыру дуңгызлар һәм вирусны йөртүчеләр. Авыру сәламәт дуңгызларга вирус йөртүчеләр белән бергә тәрбияләнгән очракта йога. Авыруны тудыручының күчү факторы булып авыру терлекнең бүлендекләре белән пычранган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары тора. Авыру яисә үлгән дуңгызлар белән элемтәдә булган кошлар, кыргый җанварлар, кимерүчеләр, бетләр вирусны күчерүчеләр булып торалар.

    Авыруның инкубацион чоры организмга кергән вирусның күләменә һәм хайваннарның хәленә бәйле һәм икедән алып алты тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Авыру хайваннар күбрәк ятып торалар, аякка көч-хәл белән басалар һәм бик тиз арыйлар, аппетитлары югала, эчәсе килү теләге көчәя, тән температуралары 41,5-42 градуска кадәр күтәрелә. Нерв өзлегүләре күзәтелә (тартышулар, очлыклар параличлану), терлекләрнең корсакларында, колакларында ботларының эчке якларында кан саву күзәтелә. 7-10нчы көндә хайваннар үләләр.

    Район территориясенә африка чумасы авыруын кертүне кисәтү максатында түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәү мәслихәт. Беренчедән, дуңгызларны асрау һәм ашатуның зоогигиеник нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Азыкларны африка чумасы буенча имин булган территорияләрдән генә алырга.

    Дуңгызларны асрау, азык саклау һәм әзерләү урыннарын, шулай ук, хуҗалык территориясенә керү вакытында транспорт чараларын дезинфекцияләп һәм дезинсекцияләп, ягъни тышкы паразитларга каршы эшкәртеп торырга кирәк булачак. Шул ук вакытта авыруның үтеп керүен кисәтү максатында санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, африка чумасы буенча имин булган территория-ләрдән кертелүен раслаучы тиешле ветеринария документлары булмаган очракта, дуңгызлар сатып алмаска. Яңа сатып алынган дуңгызларны исә ветеринария службаларында теркәтергә һәм төп көтүгә кушканчы, карантинга ябып торырга кирәк.

    Африка чумасы вирусына аз гына шик булган очракта да хуҗалык җитәкчесе (терлек хуҗасы) һәм ветеринария белгече дәүләт ветеринария службасы белгечләренә хәбәр итәргә һәм алар килеп җиткәнче авыру терлекләрне аерып шул ук бинага ябарга, терлекләрне суюны һәм сатуны, территориядән азыкларны, башка йөкне чыгаруны туктатырга. Барлык дуңгызларны да (хуҗалыкларда да, шулай ук, шәхси хуҗалыкларда да) классик чума һәм рожа авыруларына каршы иммунизацияләргә.

    Әгәр дуңгызлар күпләп һәлак була башлый икән, бу турыда җирле ветеринария службасы һәм ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге (Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а йорты) белгечләренә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: