“Адонис”та кызык һәм файдалы

Городище урта мәктәбендә 2001 елдан бирле "Адонис" дип исемләнгән экологик палаткалы лагерь эшләп килә. Әлеге лагерьның төп үзенчәлеге-анда йөрүче балалар үз туган җирләренә, аның табигатенә мөкиббән.
"Адонис"ның максаты булып яшь буында табигый мохитка мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, ә табигый шартларда яшәү, гомумән, туризмга карата кызыксыну уяту һәм шул рәвешле сәламәт тормыш алып бару тора.
Лагерь башлап "Кирәмәт" дип аталган данлыклы табигать территориясендә, шулай ук, урман, я булмаса кырда урнаша, әмма соңгы ике елда палаткалар мәктәп яны бакчасында корыла.
-Урманга яки кырга чыгу соңгы елларда куркыта башлады, төрле бөҗәкләр, урман бете дигәндәй. Шулай да без мәктәп бакчасында гына ятмыйбыз, авыл чишмәләрен өйрәнәбез, кырга, елга буйларына, урманга җәяүләп барып кайтабыз,-ди лагерь җитәкчесе Юрий Мутин.
Лагерьга 6-8 сыйныфларда белем алучы 5 укучы йөри: Алина Большакова, Юлия Усмендеева, Григорий Васильев, Петр Храмов һәм Регина Арифуллова. Әйтергә кирәк, әлеге укучылар авыл табигатенең торышын кайгырту, аны саклау буенча актив эш алып баручылар. Гомумән, лагерь үзенең эшләү дәверендә күп төрле ачышлар ясарга өлгергән. Табигатьтә инде югалып баручы аз санлы үсемлекләрне, хайваннарны тупланма җыентыкларга кертү буенча хатлар юллап, үз максатларына ирешкән. Гаять калынлыктагы китап эшләп чыгарырлык проект материаллары туплаганнар, андагы рәсемнәр барысы да укучыларның үз куллары белән ясалган.
Без лагерьга килгәндә, укучылар география һәм биология укытучылары Юрий Мутин һәм Александр Бушуев белән берлектә теорияне кабатлап утыралар иде.
-Миңа лагерьда булу бик ошый. Туган авылымның кырларында, урманнарында ниләр үскәнен, нинди хайваннар яшәгәнлеген бик яхшы беләм. Таныш түгел үсемлеккә тап булгач, аның агулымы, юкмы икәнлеген әйтеп бирә алам,-ди лагерьга берничә ел рәттән йөрүче Алина Большакова.
Каникул вакытында да укырга кирәк бит монда, диючеләр нык ялгыша. Лагерь программасы бик тә кызыклы итеп эшләнгән. Укучылар җитәкчеләре белән берлектә чишмәләргә төшеп (ә алар Городище авылында 19ау) суның күләмен үлчиләр, эзләнү-тикшеренү эшләре алып баралар. Биредә ял вакытлары да, интеллектуаль уеннар, кызыклы чаралар, акцияләр үткәрүгә, балыкка йөрүләргә дә урын бирелгән, көненә өч мәртәбә туклану каралган.
-Әле шушы көннәрдә "Әти-әниләр көне" үткәрдек, уеннар уйнадык, белемнәребезне уртаклаштык,-ди лагерь җитәкчесе ярдәмчесе Александр Бушуев.
Китәр алдыннан шулай да лагерьның ни өчен "Адонис" дип аталганын сорамый кала алмадым.
-Адонис исемле чәчәк хөрмәтенә ул. Биредә иң беренчеләрдән булып чәчәк атучы, сирәк очрый торган үсемлек. Мәгънәсе дә грек алласы исеменнән чыгып, "янып торучы" дигәнне аңлата, аның чәчәге әллә кайлардан күренеп тора,-диделәр миңа.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин3700
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.4200
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.8900
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.10700
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.10900
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.31100
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне10400
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.32900
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.15900
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде11900
-
6 май 2022 - 08:26Президент белән очрашуга барачак Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Нурислам Хәмзә улы Низаметдинов 7 май көнне Казан шәһәрендә узачак тантанада катнашачак.30300
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.3800
-
20 май 2022 - 09:15Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булдыРайонда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.3100
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.8900
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алды Ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.8400
-
19 май 2022 - 09:1919 май- Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә Бәйрәмне үткәрү турында карар 1998 елның 24 июнендә «Нур»татар телендәге газетаның беренче номеры дөнья күрү белән кабул ителә.7100
-
19 май 2022 - 11:23Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Матбугат көне уңаеннан котлавы 19 май- Татарстан Республикасы Матбугат көне .5500
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.4200
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды 922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.3800
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин3700
-
20 май 2022 - 09:15Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булды Районда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика