Туган Як
  • Рус Тат
  • 30 август – район оешкан көн. Бәйрәмгә рәхим итегез!

    Әлеге датаны районда зурлап билгеләп үтелү көтелә.

    Социаль челтәрләрдә булачак бәйрәмнең аерым бизәкләрен тасвирлаган хәбәрләр күренә башлады инде. Без исә, бу уңайдан, оештыручылар белән элемтәгә кердек. Һәм 30 август – Республика, район көне бәйрәмендә булачак чараларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    Башлап шуны әйтик, бәйрәм итү район үзәгендә иртәнге якта башлана. Башка еллардан аермалы буларак һәм беренче тапкыр районда “Бал ярминкәсе” оештырылачак. Ярминкә дигәч, күз алдыгызга сату итү, балны татып карау, җыр-бию, уен-көлке дә килә торгандыр. Әйе, боларның һәммәсе дә булачак. Моннан тыш, балдан эшләнгән продукция, ветеринария препаратлары, балчылык белән шөгыльләнү җиһазларын да сатуда күреп булачак. Һәм, тагын бер уңай ягы, теләгән кеше ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итә ала.

    Икенчесе – “Чәчәкләр фестивале”. Әлеге фестиваль кысаларында районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре чәчәкләрдән ясалган бәйләмнәр, гөлләмәләрнең төрле композицияләрен күрсәтәчәк. Ә файдалы үләннәр һәм алардан ясалган чәйләрне татып карау, сатып алу мөмкинлеген исә район китапханәчеләре оештырачак.

    Район ветераннары тәкъдим итәчәк чара исә “Алтын көз нигъмәтләре” дип атала. Өлкәннәребез тарафыннан оештырылган күләмле күргәзмәдә, исеменә туры китереп, көзнең бөтен төр нигъмәтләре урын алыр, дип көтелә. Үзмәшгульләр исә бу көнне үзләре җитештерә торган– химикатларсыз, сыйфатлы, өй шартларында ясалган продукцияне сатуга чыгарачак.

    Бәйрәм көнне район үзәгендә балалар өчен тематик уен мәйданчыклары эшләячәк, спорт уеннарын, халыклар дуслыгын бәян иткән фольклор төркемнәренең чыгышын карарга мөмкин булачак. Район буенча игълан ителгән төрле конкурсларда, шул исәптән «Иң матур ишегалды» бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Кичке якта исә Казаннан һәм Чабаксардан килгән татар, чуваш яшь җырчылары, эстрада артистлары концерт куяр, күккә аллы-гөлле салют атылыр дип көтелә. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм көненең һәрбер минуты кәеф күтәренкелегенә китерәчәк мизгелләр белән тулы булачак.

    “Ишетми калдык, димәгез, соңыннан үкенергә булмагыз, райондашлар, һәрберегез бәйрәмнең күркәм кунагы булу өчен тырышыгыз – бәйрәмгә килегез!” диләр оештыручылар.

    Үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукция белән сәүдә итәргә теләгәннәр һәм, гомумән, белешмәләр алу өчен  2-25-50, 2-26-94 телефон номерларына шалтыратырга мөмкин.    6+

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: