Туган Як
  • Рус Тат
  • 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу узачак

    Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 ноябрендәге 2444-р номерлы карары  белән 2020 елның октябрендә чираттагы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү турында игълан ителде.  Халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү өчен Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җаваплы.

    Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 1 августыннан 30 августына кадәр йортларның адреслар исемлеген актуальләштерү буенча әзерлек эшләре үткәреләчәк. Әлеге әзерлек эшләрен махсус билгеләнгән теркәүчеләр башкарачак.

    Теркәүчеләрнең беренчел бурычы булып, адреслы хуҗалыкның торышын (урам исемнәре, йорт номерлары күрсәтелгән күрсәткечләрне) тикшерү тора. Теркәүчеләрнең  һәркайсы  Росстатның махсус таныклыгына ия, әмма әлеге таныклар шәхесне раслаучы паспортны күрсәткәндә генә гамәлдә.

    Теркәүчеләр районның  барлык авыл торак пунктлары территорияләрендә булып, бары тик территорияләрне карап чыгачаклар,  өйләргә һәм фатирларга кермәячәкләр. Барлык торак пунктларда да актуальләштерелгән йорт адреслары исемлеге, яшәү урыны яки тору урыны буенча  административ мәгълүматлар  бердәм  базага тупланачак.

    Бөтенроссия халык санын исәпкә алу –илебез территориясендә яшәүчеләр турында комплекслы демографик, икътисади, социаль мәгълүматны җыю, туплау, бәяләү мөмкинлеге бирә.

    Әлеге мөһим чара  нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар киләчәктә  илкүләм проектларны һәм дәүләт социаль,  шул исәптән илнең демографик үсеш программаларын эшләүнең нигезенә салыначак. Моннан тыш, “Бөтенроссия халык санын алу-2020» мәгълүматлары халыкның тормыш шартларын  яхшырту өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга һәм, демографик факторларны исәпкә алып, социаль һәм икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләренә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

     Чүпрәле муниципаль районында  17 теркәү участогы формалаштырылган. Теркәүчегә  йөкләнешнең уртача нормасыннан чыгып, 30 көн эчендә 600 йортны карап чыгу каралган. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында  агымдагы елның июль аенда  районда теркәүчеләр өчен махсус укулар үткәрелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: