Туган Як
  • Рус Тат
  • 2012 ел — Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы

    Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте.

    «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатларында карар бирәм», диелә президент боерыгында.

    2012 ел - татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел. Татар халкы үз тарихын, шул тарихтагы югалтуларны һәм табышларны мәңге хәтереннән чыгармасын өчен, бу тарихи вакыйгаларны тагын бер тапкыр искә төшерик.

    Иң беренче чиратта, минемчә, 2012 елда Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1090 ел тулганын әйтеп үтәргә кирәктер. 922 елның 12 маенда Багдадтан килгән илчелек катнашында Болгар дәүләте ханы Алмыш хан ислам динен илнең рәсми дине дип игълан итә, Болгар-татарлар - Евразия киңлекләрендә беренче булып үз теләкләре белән ислам динен кабул иткән һәм аны бүгенге көнгә кадәр саклап калган милләт.

    Шулай ук 2012 елда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен язуына 780 ел тула. 1232 елда Коръәнгә нигезләнеп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятының нигезе булып тора, гасырлар буе татар халкының әхлагын тәрбияләүгә хезмәт итә. Быел беренче басма татар китабы дөньяга чыгуга 400 ел тула. 1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга.

    «Азатлык» татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан итте. 2012 елның 24 июнендә татар халкының бөек каһарманы, ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, батырларча үлем кабул иткән мулла Батыршаның (Габдулла Гали улы Мәзгыльдин) үлеменә 250 ел тула! Батырша, яшәү чорына туры килгән татарларны чукындыру сәясәте, татар халкының иреген чикләү, ислам динен, милләтебезне юкка чыгарырга омтылучыларга каршы көрәшкә чыга. 1757 елның уртасында аны мәңгегә Шлиссельбург төрмәсенә ябалар. 1762 елның 24 июнендә богаулары эленгән килеш ул балта тотып патша сакчыларына ташлана, аларның дүртесен юк иткәннән соң, үзе дә батырларча һәлак була. Җәмит Рәхимов (1935-1996), «Батырша» исемле роман язып (1992), Габдулла Гали улының шәхесен бүгенге укучыларга танытты. Батырша исеме әлеге кадәр күпчелек җәмәгатьчелек өчен мәгълүм түгел иде. Җ. Рәхимовның оста каләме белән тудырылган әлеге тарихи шәхес образы халкыбызның азатлыгын сәнгатьчә чаралар ярдәмендә көчле итеп ачып бирде. Авторның фәлсәфәче һәм оста бәхәсче булуы да моңа ярдәм иткәндер, мөгаен. Батыршаның салкын канлылыгы, кире каккысыз дәлилләре, сүзгә осталыгы - төп коралы. Үзен хуҗа һәм өстен итеп тотарга теләгән чит дин әһеле бәхәснең үз файдасына бармавын танырга мәҗбүр. Батырша болай ди: «Диннәребезнең аерымлыклары, аларның кайсы яхшы, кайсы яман икәне диндарларның эшкә мөнәсәбәтендә дә бик ачык күренә. Коръәндә: хезмәт кешеләргә аларны туендыру, мәгыйшәт-яңарыш өчен бирелә, диелә. Шуңа да иҗтиһад итү, сөенеп-очынып, җиң сызганып эшләү, хыянәтсез гадел хезмәт, тир түгү, ни дә булса бар итү - мөселманлыкларыбыз-ның асыл сыйфатларыннандыр. Чөнки җиһанда маңлай тире агызып вә көч сарыф итеп табылган икмәктән дә ләззәтлерәк икмәк улмастыр. Бәнем остазым Габделрахман әтә торган иде: мәңге яшәрмен, дип тырыш, бүген үләрмен, дип гамәл кыл! Һәм халаекларыбыз шулай итәргә тырышалар да. Безнең мөселманнарыбыз иҗтиһад итәләр, тырышып эшлиләр». Бу сүзләрдән үз милләтен яхшы белгән, аны яраткан, аңа ышанган дин әһеленең, үз көрәшенең мәгънәсен тирән аңлаган халык җитәкчесе образын яхшы күрәсең. Милләтебез өчен шактый күп эшләгән бу шәхес һәр татарның йөрәгендә булса иде!

    Татарстан мөфтияте исә 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы" барлыкка килә. Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәниятенең нигезе булуын исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды.

    2012 ел -Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителү, минемчә, турыдан -туры Рәсәйдә Тарих елы булу белән бәйле. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга тиеш. Тарихыбызны, мәдәниятебезне белеп, аны саклап, киләчәк буынга да тапшырсак иде! Тарихи - мәдәни мирас елында тарихыбызны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелү, төрледән - төрле чаралар үткәрелү һәр кешенең күңелендә үз халкына булган мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт чаткыларын тагын да күбрәк кабызса иде! Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши бит ул!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: