Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 200 һәм 2000 сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә

    28 июльдә 23:59 сәгатьтә твоя-Россия.рф сайтында Россия банкының булачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.

    Шулай итеп, сайлап алынган бәйгечеләр билгеле булачак. Бу хакта тавыш бирү сайтында хәбәр ителә. 19 июль иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә 1 меңнән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашкан. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. 5 меңнән артык тавыш җыючылара рәтенә 31 шәһәрнең 43 символы кергән.

    Бүген җиңүгә мөмкинлекләре зур булган 13 шәһәр бар, диелә. Чөнки бәйгедә аларның ике һәм аннан күбрәк символы катнаша. Өч символы булган бердәнбер шәһәр - Казан: Татарстан башкаласының Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә. Владивосток, Волгоград, Екатеринбург, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Самара, Саратов, Смоленск, Севастополь һәм Сочиның икешәр символы бар.

    Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана.

    Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: