Туган Як
  • Рус Тат
  • 17 ноябрь - полиция участок вәкилләре хезмәткәрләре бәйрәме

    17 ноябрьдә РФ Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкилләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.

    Нәкъ менә полициянең участок вәкилләре авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшли һәм беренче чиратта кешеләр катлаулы хәлләрдә аларга мөрәҗәгать итә һәм алардан ярдәм көтә.

    Полициянең участок вәкилләре үзләренә тапшырылган җирлекләрдә күп кенә проблемаларны хәл итәләр, профилактик чаралар үткәрәләр, җәмәгать тәртибен ныгыту эше алып баралар. Мәгълүматларга караганда, ачылган җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше диярлек участок вәкилләренә туры килә.

    Полиция майоры Айрат Җәлаловны Иске һәм Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле авылларында яшәүчеләр яхшы белә. Аңа ышанып тапшырылган участок территорясендә 5000 гә якын кеше яши. Агымдагы елның ун аенда аның тырышлыгы белән җиде җинаять эше ачылган.

    –Полициянең участок вәкиле булу белем, кешеләр белән эшли белүне, үз участогыңдагы кешеләр арасында абруйлы булуны таләп итә, -дип үз һөнәренең серләре белән уртаклашты Айрат Җәлалов. – Вакыт үтү белән полициянең участок вәкиле хезмәте  минем тормыш рәвешемә әверелде. Бу хезмәттә ял, бәйрәм көннәре дә юк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләр шалтыратып, ярдәм сорарга мөмкин. Полициянең участок вәкилләре кешеләргә якын, аларның эш урыннары кабинетларда гына түгел, күп очракта гражданнарның йортында, фатирында һәм өйләрендә. Кагыйдә буларак, алар кешеләргә иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә, җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча төп бурычны үти. Моннан 12 ел элек, шушы хезмәткә билгеләнгәч, вазифамның никадәр җаваплы икәненә тагын бер кат инандым. 

    Быелның ун аенда безнең җирлек территориясе буенча алты җинаять эше теркәлде. Аларның өчесе шәхескә каршы иде. 36 кеше административ җаваплылыкка тартылды, аларның күпчелеге – җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүчеләр. Ун кешегә карата ике яки өч мәртәбә бөркетмә төзелде. Профилактик учетка да куярга туры килде. Сугышып тән җәрәхәтләре ясаган өчен 15 кеше административ җаваплылыкка тартылды, икесенә карата җинаять эше кузгатылды.

    Өйдә ясалган спиртлы эчемлекләр сатучылар белән дә җитди көрәш алып барабыз. Андый кыңгыр эш белән шөгыльләнүче ике кеше җәзага тартылды. Автотранспорт руле артына исерек килеш утыручылар да бар. Район буенча шундый 57 кеше тиешле җәзасын алды. 240 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

    Бездә халык бик ышанучан. Һәрбер нәрсәгә шикләнүләрсез карый. Ә алай ярамый. Төньяк Кавказ яисә Урта Азия регионнарыннан килгән кешеләрне күргәндә, шик туганда кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Соңгы вакытта телефон һәм банк карталары буенча алдану очраклары да күзәтелә. Уяу булыгыз, үзегезне алдарга юл куймагыз, диясем килә. Яшүсмерләр белән бәйле хокук тәртибен бозу очраклары да теркәлеп тора. 22 сәгатьтән иртәнге 6 га кадәр балигъ булмаган балаларның җәмәгать урыннарында йөрүләренең катгый тыелуын да искә төшереп үтәм,- дип райондашларны бу юлысы да хәвефле хәлләрдән сакланырга чакырды полиция участок вәкиле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: