Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 15 февраль – Россиянең интернационалист сугышчыларын искә алу көне

    Әфган сугышының рәхимсез җиле, кайгысы күп кенә гаиләләргә кагылып үткән. Бу афәт яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә бетмәс кайгы китерде. 15 февраль - Россиянең интернационалист сугышчыларын искә алу көне.

    Бу сугышта Татарстаннан да меңләгән яшь егет катнаша. Безнең районның да 219 яшь егете Әфганстан комлыкларын, тауларын кичә, сугышның эчендә була. Өйләренә кайта алмыйча, һәлак булучылар да бар: Рифкать Ихсанов, Румил Җамалтдинов, Илдус Хәйбуллов, Нәгыйм Шәйдуллов, Николай Прищельцев, Наил Нуретдинов, Максуд Гафуров, Петр Маркелов, Геннадий Чамин. Бу урында Чечня сугышы корбаны Александр Шуркинны да искә алмый мөмкин түгел.

    Радик Әсадуллин:

    -Техникум тәмамлаганнан соң мин, 1987 елда, чик буе гаскәрләренә хәрби хезмәткә чакырылдым. Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә укулар уздык, аннан Урта Азия чик буе округына җибәрелдек. Билгеләнү урыныбыз Әфган җирләре булды. Бурычыбыз хәрби объектларны саклау һәм колонналарның хәрәкәтен тәэмин итү иде. Хәрби бурычны үтәү барышында безгә төрле операцияләр башкарырга туры килде. Моның өчен медальләр, истәлекле кул сәгате белән бүләкләндем. Әфганстанда булуымны бүген куркыныч төш сыман искә алам, кызганыч, кайбер райондашларыбызга аннан кайту насыйп булмады. Кемгә дә сугышта катнашырга язмасын.

    Олег Журавлев:

    -1969 елда Алешкин-Саплык авылында туганмын. 1987 елда хәрби хезмәткә алындым. Билгеле, ул вакытта армиядә хезмәт итү, зур батырлык саналды, тик кая барып эләккәнебезне без соңрак аңладык. Тиешле укулар узганнан соң, 1988 елда Әфганстанга килеп төштек. Беркемнең дә йөзендә елмаю, күңел күтәренкелеге юк иде. Беркем дә сөйләшми, үз-үзенә бикләнде.

    Әфган җирләрендә совет солдатына карата нәфрәт көчле иде. Сугыш бик катлаулы һәм авыр булды. Ут эчендә күп тапкырлар үзебез дә булдык. Гомерле булганбыз күрәсең, исән-сау әйләнеп кайттык. Әфганстан җирләреннән совет солдатлары чыгарылган көнне илебезгә без дә кайттык. Аннан хезмәтемне Ленинград өлкәсендә дәвам иттем. Дөрес, бүләкләр дә, медальләр дә күп, тик аларның үз гомереңне ут астына куеп яуланганын, бүген олыгайгач кына, аңлый төшәсең. Мондый сугышларны башка буын күрмәсен иде.

    Виктор Петухов:

    Ветераны Афгана

    Пройдут дожди, пройдут года.

    Седые ветераны Афгана,

    Стоят в протертых гимнастерках,

    В ярких орденах и медалях.

    Своей отчизне долг они отдали.

    Помним, наш отдельный батальон-

    «Пули-Чархи», «Пули-Чархи».

    Высокие горы, палящее солнце,

    До сих пор снятся нам.

    Мы так давно, так давно,

    Не встречали боевых друзей.

    И так нам хочется спросить,

    В небе сизых голубей:

    Как сложилась, судьба у друзей?

    Ветераны, унывать мы не будем,

    Все, что в жизни хотели, получили.

    Мы присягу, что дали, никогда не забудем:

    Честь и верность отчизне всегда сохраним!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: