Туган Як
  • Рус Тат
  • 11 августта мөселманнар Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак

    Ә кемнәргә корбан чалу вәҗиб санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндә таба алырсыз.

    2019 елның 11 августында бөтендөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00 сәгатьтә башлана. Гает намазы – 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

    Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

    • беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 11 августта);

    • һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 көннәрендә, ягъни 12 һәм 13 августта).

    Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

    • мөселман;  • ирекле;  • мосафир булмаган;  •нисаб күләмендәге малга ия кеше (Россия өчен 20 000 сум); • бәйрәм көнендә.

    Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:

    • бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;

    • я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

    Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

    Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә алалар.

    Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

    • итне үзе гаиләсе белән ашый;

    • башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;

    • итне гаиләсе өчен калдыра.

    Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

    Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

    • Аллаһы исемен әйтү (бисмиЛләһи),

    • һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.

    Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.

    Корбанлык хайванының Китап әһеле кешесе тарафыннан чалынуы хупланмый (хәтта барлык шартлар үтәлсә дә, корбан гыйбадәт мәсьәләләренә керә һәм ул гади чалу булып тормый).

    Әгәр ике кеше үзенең хайваннарын бутаса һәм аларның һәркайсы икенче бер хайванны чалган булса – бу рөхсәт ителә һәм бер-берсенә өстәмә кайтарып түләү тиешле түгел.

    Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.

    “Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.

    Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

    Хупланмый:

    • үтмәс пычак куллану;

    • пычакны хайван алдында үткенләү;

    • башка хайваннар каршында корбан чалу;

    • хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;

    • чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;

    • хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

    Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:

    • дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),

    • сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),

    • сарыклар (яки кәҗәләр).

    • Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.

    Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.

    Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:

    • дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;

    • сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;

    • сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.

    Корбанлык хайван сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый:

    • ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;

    • авыру, ябык булса;

    • колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса.

    Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:

    • тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),

    • кастрацияләнгән булса,

    •кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).

    Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:

    • корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,

    • әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.

    КОРБАННЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

    • корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;

    • җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә:

    • әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);

    • сөякләрен этләргә бирүдән тыю юк,

    • корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.

    Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.

    Хайванның тиресен:

    • сәдака итеп бирергә;

    • хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;

    • яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.

    Язмалар Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

     

    Корбан чалу– моны башкарырга мөмкинлеге булган һәрбер мөселманның Аллаһ каршындагы бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса – аңа корбан чалу мәҗбүри түгел (Татарстан казыяте карары нигезендә быел 20 мең сум акчасы булган мөселманнарга корбан чалу вәҗеб).

    Зәкят бирү яки ураза тоту кебек, корбан чалу да - кеше өстендә булган ел саен башкарыла торган гамәлдер. Әйтик, бер мөселман “былтыр үзем өчен ураза тоттым, быел әби өчен тотам” дип ниятли алмаган шикелле, корбан чалуны да ел саен үзе исеменнән башкарырга тиеш. Әмма бездә кайберәүләр: “Өченче ел үзем өчен чалган идем, былтыр – хатын, ә быел исә  малай исеменнән чалам”, – дип белдерә. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Гаиләдә фәкать бер генә сарык Корбан итәргә мөмкинлек бар икән, ул гаилә башлыгы исеменнән чалынсын (алай эшләнсә, барлык гаилә әһелләренә дә савап була, иншә Аллаһ). Башка гаилә әгъзасы яки вафат булган туганың исеменнән дә корбан чалырга ярый, ләкин әүвәл гаиләдәге ир кеше (хуҗа) исеменнән чаласы, ә туганнарың өчен икенчене чалу таләп ителә.

    Кайберәүләр Корбан гаете көннәрендә нәзер корбаны чала.    Әмма гаетнең 3 көне дәвамында вәҗеб булган корбан гына чалына, ә нәзер корбанын  башка көннәрдә чалырга кирәк. Нәзер корбанын аны чалган иясенә ашарга ярамый (аны тулысынча тараталар), ә  вәҗеб корбанның итен, гәдәттә, өчкә бүләләр: бер өлешен үз гаиләңә калдырырга була, икенчесен мохтаҗларга бирергә, өченчесен исә йә күрше-күләнгә күчтәнәч итеп өләшәләр, йә мәҗлес җыеп кунакларны сыйлыйлар.

    Гакыйка, ягъни бала туу  хөрмәтенә  чалына торган корбанны  да Корбан гаете көнне чалынырга тиешле вәҗеб корбан белән бутарга ярамый. Гакыйканы гает көнендә чалырга мөмкин, әмма шулай ук – вәҗеб корбаннан соң икенчесе итеп. Андый мөмкинлек юк икән, гакыйканы башка вакытка күчерергә кирәк.

    Корбанның  нинди  төре булса да, аны фәкать, Аллаһ ризалыгы өчен, дип чалырга тиешле. Кайберәүләр “эшләрем җайлансын, хәлем җиңеләйсен” дип корбан чала. Әмма бәрәкәт, уңыш, сәламәтлек һәм башка нигъмәтләр Аллаһ ризалыгы эчендә бар. Безнең ике дөнья бәхете дә Аллаһ ризалыгы белән бәйле. Корбан чалу исә - Раббыбыз разый булган иң зур гамәлләрнең берсе. Галимнәр аңлатканча, корбанның беренче кан тамчысы җиргә төшү белән корбан чалучының гөнаһлары ярлыкана, корбанлык тиресендәге йон төкләре санынча савап языла... Шушы мәгълүматны һәм пәйгамбәребезнең: “Кем дә булса, мөмкинлеге булып та, корбан чалмый икән, гаеттә безнең мәчеткә якынлашмасын” дигән хәдисен игътибарга алсак, әлеге гамәлнең нинди зур әһәмияткә ия булуы аңлашыла.

                            Ришат хәзрәт КУРАМШИН.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: