Районда сөтнең 1 литры өчен 15 сумнан түләү тәкъдим ителде

Сөт бәясенең түбән булуы авыл халкында һаман саен ризасызлык тудыра килде. Моны аңлап та була, кайбер йорт-хуҗалыкларда, әйтик, бердәнбер туендыручы-сыер булып, аннан алган табыш "ташка үлчәрлек" булгач, ризасызлыктан башка ни тусын?!
Чынлап та, бүген шәхси хуҗалыкта сыер асравы җиңел түгел. Печән, фураж, ашлык бәяләрен исәпләсәк, ел дәвамында бер баш мөгезле эре терлек асрар өчен кирәк булган саллы гына сумма килеп чыга. Ә инде куйган хезмәтеңне дә кушсаң һәм кибет киштәләренә чыккан шундый ук продукция белән авыл кешесеннән сатып алу бәясен чагыштырсаң... билгеле, гаделсезлек хисе били. Чыгымнарның иң зур өлеше җитештерүчегә туры киләдер, минемчә. Сатучы белән эшкәртүче арасында да алып сатарлар эшчәнлек итә. Боларның барысын да уйлап һәм хаксызлыкны "тигезләү" нисбәтеннән район башкарма комитетында киңәшмә үтте. Анда район башлыгы Александр Шадриков, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм сөт җыючы эшмәкәрләр катнашты.
Районда халыктан көн саен кабул итү пунктларына 30-32 тонна сөт җыеп, тапшырыла. Әлеге эш 32 сөт җыючы эшмәкәр тарафыннан башкарыла.
-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның сентябрь аенда үткән елгы белән чагыштырганда сөткә бәяләрнең артуы хакында әйте. Ә бүгенге көнгә район буенча халыктан 1 литр сөт 12 сумнан җыела. Республика районнары арасында да бездәге сөтнең бәясе чагыштырмача түбән, монда, билгеле, уйланырга җирлек бар,-диде район башлыгы Александр Шадриков киңәшмәдә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов та бу өлкәдәге базар торышына анализ ясап, үз фикерләрен җиткерде:
-Бүген сөт кабул итү пунктлары продукциянең 1 литры өчен майлылыгыннан һәм сыйфатыннан чыгып, 16-18 сумга кадәр исәп-хисап ясый. Ә халыкка ул 1 литр өчен 12 сумнан түләнә. Ике арадагы сөт бәясенең аермасы 4-6 сумны (!) тәшкил итә.
Фикер алышулардан соң, район буенча 23 сентябрьдән сөтнең 1 литры өчен 15 сумнан түләү тәкъдим ителде.
P.S. Әмма "югарыда" кабул ителгән карар халыкка соңгарак калып килеп ирешергә мөмкин. Игътибар итегез, хәбәр итәбез, 23 сентябрьдән сөтнең 1 литры өчен сөт җыючы 15 сум түләргә тиеш. Болай булмаган очракта, дәшми калмагыз. Телефон: 2-25-50.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6000
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.2800
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!18900
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.4100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14200
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24900
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.27300
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.28300
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.28000
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28600
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу уздыТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр3700
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җырыКешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.10600
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җыры Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.10600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6000
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4600
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймак Бәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.3800
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу узды ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр3700
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котлады Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.2900
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.2800
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика