Туган Як
  • Рус Тат
  • Цеолит чыгару башланды

    Безнең республикабыз нефтьтән тыш акбур, доломит, төзелеш комы, кирпеч җитештерү өчен кызыл балчык, гипс, комлы-чуерташ катнашмасы һәм торф кебек файдалы казылмаларга бай. Моннан кала, Татарстанда көрән ташкүмер, яна торган сланец, цеолит, бакыр, боксит ятмалары да бар.

    Түбән Чәке белән Татар Шатрашаны авыллары арасындагы зур тауны җирле халык "Дубрау" дип атый. Аның бер ягын урман биләсә, икенче ягында ташлы биеклекләр сузылып киткән. Моннан берничә дистә еллар элек үк инде шушы җирлектә бик кыйммәтле казылма байлык-цеолит булуы турында сөйлиләр иде. Күп еллар үтүгә дә карамастан, төрле сәбәпләр аркасында аны казырга керешмәделәр. Ниһаять, район җитәкчелегенең үҗәтлеге нәтиҗәсендә Татар Шатрашаны биләмәсендәге цеолит ятмасын үзләштерү буенча инвестиция проекты эшли башлады. Проектның гомуми бәясе 1,6 миллиард сумны тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру буенча Чүпрәле муниципаль районының "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыяте зур эш башлады.

    Карьерны ачу тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, "Татнефтехиминвест-холдинг" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Рафинат Яруллин, "Тат-Газсервис" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Аслан Хашиев, "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Артур Акчурин һәм район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Тантанага шулай ук Татар Шатрашаны һәм Түбән Чәке авыллары халкы килгән иде.

    -Бүгенге көн Чүпрәле районы тарихы елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калыр. Күптән көткән хыялыбызның тормышка ашуы барыбыз күңелендә дә бәйрәм, шатлык хисе тудыра. Проектны тормышка ашыру вакыты 2013-2017 елларны үз эченә ала. Проектның тулы куәтенә чыгуы 2015 елга билгеләнде һәм елына 450 мең тонна чимал эшкәртү максат итеп куела. Шуны да искәртик, монда 137 кешегә эш урыны да булачак,- дип ачты тантананы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов.

    Аннан соң район башлыгы Александр Шадриков әлеге тантана уңаеннан барлык райондашларны кайнар котлады, башланган эшнең уңышлы дәвам итүен һәм аның район үсеше өчен зур файда китерүен теләде. Башкала вәкилләре дә Чүпрәле халкына иң җылы хисләрен белдерделәр. -Мондагы халыкта цеолит катламы астында уран ята икән, дигән имеш-мимешләр йөри. Бу һич тә дөреслеккә туры килми. Башта аны китереп салырга кирәк әле,- дип тә шаяртты үзенең чыгышында "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының фән буенча урынбасары, геология һәм минералогия фәннәре кандидаты Анатолий Тюрин. -Соңгы 5-6 елда район яшьләренең күпчелеге үзебездә эш булмау сәбәпле читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Минем үземнең дә улым Мәскәүдә, төзелештә хезмәт куя. Ниһаять, монда завод ачылгач яшьләребезгә эш тә була әле. Әлеге вакыйганы бик шатланып кабул иттек. Аяк астыбызда яткан байлык бит ул,- ди Түбән Чәке ветераннары советы башлыгы Николай Кузьмин. Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт хәер-фатихасын биргәннән соң экскаваторчы Егор Мальгин беренче чималны Казан егете Ильнар Гимадиев идарә иткән "МАН" маркалы зур йөк машинасына төяде.

    Түбән Чәке авыл җирлеге составына кергән авылларда яшәүчеләр бу якта карьер эшли башлаудан ни көтәләр?

    Азат Садыйков, авыл җирлеге башлыгы:

    -Иң беренче чиратта, авыл җирлеге башлыгы буларак, җирлек бюджетына салымнар керәчәгенә өметләнәм. Булганны исә мәктәп, ясле-бакча ремонтына да, төрле чараларга да юнәлтергә мөмкин. Эш урыннары булса авылда яшьләр калачак. Кызганычка каршы, авылларыбызда яшәүчеләр саны азаеп, авыллар картаеп бара. Безнең җирлеккә кергән 5 авылда 1117 кеше яши, мәсәлән. Бу сан да якын киләчәктә артсын иде дип телим.

    Фәнүзә Мәхмүтова, укытучы.

    -Шатрашанда мәктәп директоры булып эшләгәндә Сәдатулла абый, мәрхүм, җае чыккан саен кабатлый иде: "Килер әле бер көн, Шатрашанга асфальт юл булыр, автобус көтү урыннары ясалыр, ә бу тауларда кыйммәтле ташлар табылыр",-дип. Менә килеп җитте ул көннәр-район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылга да асфальты да сузылды, калкулыкларда файдалы ятмалар барлыгы ачык-ланды. Бирсен, Ходай! Завод та булсын, яңа ясле-бакчалар да төзелсен. Әнә бит, килгән кунаклар безнең якларның табигатен Швейцария белән тиңлиләр. Авылларыбыз халкына да швейцариялеләр кебек бай яшәү насыйп булсын!

    Шамил Мөбинов, "Чәке ягы-туган як" җыры көенең авторы:

    -Бигрәк көчле техника килде инде бу якларга. Яхшы киләчәккә өметләнсәм дә, мондый авыр автомашиналар юлларыбызны бозып бетерер дип борчылам да шул...

    Теги: циолит
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: