Чынлылар “яшел уракка” чыкты

Быелгы яз һәм җәй айларындагы һава торышы терлек азыгы әзерләүчеләрнең эшенә кайбер үзгәрешләр кертте. Элек елларда агро тармак механизаторлары июнь башларында ук терлек азыгы әзерләүгә бердәм керешәләр иде. Шуңа күрә район хуҗалыкларында бу эш берничә атнага соңгарып башланды.
-Бүгеннән безнең хуҗалык эшчәннәре өчен киеренке чор башланды. Механизаторларыбыз күмәкләшеп терлек азыгы әзерләү эшен башлап җибәрделәр. Вакытның һәр сәгате исәптә, чөнки үләннәрне үзвакытында җыеп алмасаң сыйфатын югалтуың ихтимал. Яхшы азык булганда гына терлекчелек продуктларын җитештерүне арттырырга исәп тотып була,- ди "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров. Аның сүзләренә караганда, район җирлегендә яңгырлар күзәтелеп торса да, әлеге хуҗалык басулары тиешле дым җитмәүдән интегә. Кайбер участокларда, хәтта ярыклар да барлыкка килгән. Теләсә нинди һава шартларында да тотрыклы уңыш үстерергә өйрәнгән белгечләрнең тырышлыгы белән азык культураларыннан да мул яшел масса алына. Районда беренчеләрдән булып "яшел уракка" да Кече Чынлы авылы механизаторлары чыкты. Идарә җитәкчесе урынбасары Фәнил Миңнебаев белән авылның төньяк - көнбатыш биләмәсендәге 100 гектар мәйданда үстерелгән "козлятник" басуына килдек. Ерактан нәкъ чал диңгезне гизеп килүче корабны хәтерләткән "MACDON" комбайнын күзәтәбез. "Штурвал артында Айрат Яфизов. Бик булдыклы егет. Теләсә нинди техниканы эшләтә белә. Катлаулы комбайнны да аңа тапшырдык",- ди директор урынбасары. Яңгырлар бик үк куандырмаса да, үләннәрнең биеклеге 140 сантиметрга кадәр җиткән. Урып салынган төземнәр аша атлап чыгарлык та түгел. "Һәр гектардан уртача 500 центнер яшел масса чыгар дип исәпләдек. Бераз дымлылыгы кимегәч ваклатып траншеяларга сала башлыйбыз",- ди Фәнил Миңнебаев. Хуҗалыкта күпьеллык "костерка" үләнен дә чаптыра башлаганнар. Рәмис Айнуллов, Геннадий Шипков һәм Фәһим Шәйдуллов үзләренең "Беларусь" маркалы тракторларына роторлы чапкычлар тагып үләннәрне төземнәргә салалар. Басулар кардан ачылу белән үк минераль ашламаны керткәч, үләннәр дә мул үскән. Аларны җыеп алуның да үзвакыты, соңгарырга ярамый, чөнки икенче һәм өченче мәртәбә чабасы да бар. Монда үләннәр басуы дүрт ел саен яңартылып тора, шуңа да уңыш чыгышы югары. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны елдан - ел арта. Шуннан чыгып азыкны да мулдан әзерләргә тырышалар. Быел кечечынлылылар алдында печән - 7923, сенаж - 40749, силос - 47541, катнаш азык - 2164 һәм 2404 тонна салам әзерләү бурычы тора. Егетләр сер бирмәс, һава шартлары гына комачауламасын. Рәсемдә: үләннәрдән хуш ис тарала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.28300
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.24300
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.52800
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.30900
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.72600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60100
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47200
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7200
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.19400
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладыБүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.19500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.28300
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Бүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.19500
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланган Иң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.19400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика