“Цильна”да чөгендер алуга керештеләр
Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар көзге культураларны чәчүгә керештеләр. Район буенча бүгенге көнгә 10013 гектар мәйданда көзге культуралар орлыклары җир куенына салынган. Шуның 900 гектарын арыш, 9113 гектарын көзге бодай тәшкил итә.
Хуҗалыклар басуларында, шулай ук, туфрак эшкәртү эшләре дә дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге эш 25200 гектар мәйданда башкарылды да инде, бу барлык мәйданнарның 55 проценты. Башка көзге эшләр белән бер үк вакытта район хуҗалыклары басуларында шикәр чөгендере алуга да керештеләр "Цильна" җәмгыяте хезмәтчәннәре район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары арасында беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга керештеләр. Быел биредә шикәр чөгендере культурасы 700 гектар мәйданны били. Елның авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңай килмәвен искә алсак, уңышы да ярыйсы гына, һәр гектардан уртача 400 центнер.
Җәмгыятьтә эш ике сменада оештырылган. Без "Цильна" җәмгыятенә килгәндә биредә ... гектар мәйданны биләгән басуда Рәмис Айнуллов ярдәмчесе Марат Яруков (беренче сменада, икенче сменада Рәфикъ Шәйдуллов ярдәмчесе Илсур Камалов белән алыштырачак) җитәкчелегендә югары җитештерүчән "Ропа""комбайны чөгендер алуга керешкән иде. Әлеге чит ил комбайны берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистартып, җир өстенә казытып чыгара һәм 20 тоннадан артык татлы тамыр сыйдырышлы бункерына тутыра. Шунысы игътибарга лаек, бункердагы татлы тамырларны КамАЗ автомобильләренә бер минут эчендә бушатырга сәләтле әлеге техника. Татлы тамырларны Әсхат Җамалетдинов, Марат Сирачев җитәкчелегендәге КамАз автомобильләре Буа шикәр чөгендере заводына ташып торалар.
"Сентябрьнең беренче яртысын да ваклап киләбез инде. Инде караэгы, тоташ яңгырлы көзгә дә ерак калмыйдыр. Шуңа да башка хуҗалыкларга да шикәр чөгендерен казыту эшләренә керешү хәстәрен күрергә кирәк",-диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев