Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Цильна” тәҗрибәсен Татарстан өйрәнә + фоторепортаж

    Республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарда терлекчелек тармагы белән шөгыльләнүче белгечләр алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенә килделәр.

    Агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм җәйге чорга бурычлар билгеләүгә багышланган семинар- киңәшмәне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкләде. Чараның теоретик өлеше Кече Чынлы авылы мәдәният йортында башланды. Залда утырган 130 дан артык кунакны Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында районның бүгенгесе һәм киләчәккә нинди бурычлар белән яшәве турында сөйләде. Чүпрәленең Россиядә генә түгел, чит илләр аренасында да таныла башлавы күпләрдә кызыксыну тудырды.

    Ә "Цильна" җәмгыятендә мондый семинарны үткәрү дә тикмәгә түгел. Барлык тармакларда да алдынгы технологияләр кулланып хезмәт куйган хезмәтчәннәр елдан- ел биегрәк үрләр яулыйлар. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта 2300 баш мөгезле эре терлек асрала,шуларның 650-се савым сыерлар. Былтыр һәр сыердан уртача 9529 килограмм сөт җитештерелгән. Бу республика күләмендә дә иң зур күрсәткеч. Былтыргы гомуми табыш 271 миллион сум булган (рентабельность 30,3 процент), шуның 42 проценты терлекчелек продукциясе сатудан кергән.

    -Соңгы елларда сөт җитештерүне һәм малларның баш санын арттыруга аеруча басым ясыйбыз. Өч ел эчендә генә дә савым сыерларны 700 башка җиткердек. Чөнки файдасы бик зур. Узган елда гына да 106,8 миллион сумлык 58 мең центнер сөт саттык. Бүген дә көн саен 18,3 тонна сөт тапшырабыз. Ни кызганыч, былтыргы белән чагыштырганда быел бер литр сөтнең бәясе өч сумга кимрәк. Шул ук вакытта гербицидларга, минераль ашламаларга, ягулык- майлау материалларына, техникага, запчастьләргә бәяләр көн саен диярлек үсеп тора,- ди хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. Кунаклар алдында үзенең серләрен дә яшермәде ул. "Алдагы елларда сыерларның баш санын бер меңгә һәм сөт сатуны тугыз мең тоннага кадәр җиткерергә уйлыйбыз,- ди Барис Аппаувич. Саву жиһазларын яңарту буенча да күп эшләр башкарганнар, биналарда реконструкция үткәргәннәр. Быел җәйге лагерьларда да саву аппаратлары яңартылачак. "Цильна" хуҗалыгындагы тәҗрибә белән танышканнан соң терлекчелек белгечләре, ит җитештерү, көтүне яңарту, бозау алу, сөтне арттыруга этәргеч ясый торган факторларны ачыклау турында да фикер алыштылар. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов маллар асрау белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итү игътибар үзәгендә булырга тиеш диде. Терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйган хуҗалыклар делегацияләренә катгый җавап та тотарга туры килде. Семинарның икенче өлешендә кунаклар җәйге лагерьда булдылар, андагы эшләрнең ничек оештырылуын үз күзләре белән күрделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: