Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Цильна“ җәмгыятендә республика семинары узды

    Семинар-киңәшмәгә республиканың барлык районнарыннан ветеринатия берләшмәсе җитәкчеләре, лаборатория белгечләре чакырылган иде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы ветеринариянең баш идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Александр Шадриков катнашты.

    Семинарның Кече Чынлы мәдәният йортында үткән беренче өлешендә чарада катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков сәламләп, районның бүгенгесе белән таныштырды. Семинар үткәрү урыны дип "Цильна" җәмгыяте сайлануының да тикмәгә генә түгеллеген, хуҗалыкның үсеше турында сөйләде.

    Үз җәмгыятьләренең уңышлары, эш алымнары турында тагын да тулырак итеп җәмгыять директоры Барис Гафуров бәян итте. Республика авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында алдынгы урында баруларының, икътисад үсешенең серен ул дүрт төрле факторда күрәм диде.

    - Менә дистә елларга якын инде без орлыкчылык хуҗалыгы булып исәпләнәбез. Бу безгә югары сортлы орлыкларны үзебездә җитештереп сатарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, материаль-техник базаны яңартып тору, елдан-ел энергияне сакчыл кулланучы техникалар алу да җәмгыять үсешенә уңай йогынты ясый. (2013 елда гына 30 млн. сумлык яңа техника алынган). Өченчедән, сыерларның баш санын арттырып барабыз. Һәм бездә эшләгән кеше тиешле хезмәт хакы ала. Менә шушы дүрт фактор эшебезне тотрыклы итә, дип саныйм,-диде Барис Гафуров.

    Беренче өлештә ветеринария белгечләре үз тармакларындагы проблемаларны уртага салып сойләштеләр. Иң мөһиме булып лабораторияләр эше анализланса, шул ук вакытта хезмәтчәннәрнең хезмәт хакы, акчаны үзең эшләп табу кебек проблемалар да күтәрелде киңәшмәдә. Ниһаять лейкоз, туберкулез кебек терлекләрдә таралган авырудан котылу юллары, башкаларын булдырмау чаралары да каралды. Слайдларда күрсәтеп барылган саннар, семинарда яңгыраган фикерләрдән билгеле булганча, мал-туар арасында булган авыруларны кисәтү, лаборатор тикшерүләр үткәрү буенча безнең район урталыкта бара. Тик шулай да, лейкоз проблемасы актуаль булып кала әле.

    Икенче өлештә семинарчылар "Цильна"ның җәйләвенә чыктылар. Монда алар бер яктан, мул сөт алу өчен башкарыла торган чаралар: терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләү, мул сөт бирүчән сыер булсын өчен бозауларны кечкенәдән үк әзерләү, сыерларны ясалма орлыкландыру кебек чараларны практикада карадылар.

    Әйтергә кирәк, семинарда катнашучы Балтач кебек терлекчелектән мул табыш алучы район белгечләренең "Цильна"да куелган эшне чит илдәге технологияләр белән чагыштырып йөрүе гаҗәпләндерде.

    - Республиканың бөтенләй икенче бер ягыннан бу якларга килүебезгә үкенмибез, ойрәнергә, үзебездә кулланаларгы тиешле алымнарны күрдек, бик файдалы киңәшмә булды,-диделәр семинарда катнашучы Азнакай районы белгечләре дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: