Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Цильна” җәмгыятенең уңышка ирешү серләрен семинарда белделәр

    Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте кебек хуҗалыклар күп түгел. Мондагы хезмәтчәннәрнең эш тәҗрибәсе районда гына түгел, республика күләмендә дә өйрәнелә, кырчылыктагы һәм терлекчелектәге алдынгы технологияләр үрнәк итеп куела.

    Шушы көннәрдә районның барлык төр милектәге формага караган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, кырчылык һәм терлекчелек тармакларының баш белгечләре, икътисадчылар һәм урта звено кадрлары әлеге хуҗалыкта оештырылган семинар- киңәшмәгә җыелды. Терлекчеләр ферма хезмәтчәннәре эшен өйрәнделәр, ә техника белгечләре механизаторлар, ремонт звенолары белән тәҗрибә уртаклаштылар, машина - трактор паркынды булдылар, техниканы кышкы саклауга кую эше белән таныштылар. Хуҗалык директоры Барис Гафуров терлекчелек тармагында хезмәт куючыларны азык утарында каршы алды. Чөнки малларның продуктлылыгы турыдан- туры аларның ничек туклануларына бәйле. "Терлекче хезмәте һәр көнне киеренке эш таләп итә торган тармак ул. Монда бер эшне дә икенче чиратка куярга ярамый. Шулай булмаганда уңай динамикага ирешү мөмкин дә түгел,"- дип башлады семинарны Барис Аппаувич. Аннан соң ул үзе җитәкләгән предприятиенең эшчәнлеге турында кайбер саннарга нигезләп сөйләде. Монда елдан- ел мөгезле эре терлекләр саны арта бара. аларны асрау өчен заманча яхшы шартлар тудырыла. Биналарга реконструкцияләр үткәрелә, яңа технологияләр кертелә. Боларның барысы да җитештерелгән продукциянең күләмен һәм сыйфатын арттыруга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкта дуңгызлар асрау туктатылгач та күп биналар бушап калган. Җитәкчелек шунда ук мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру белән ныклап шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта монда 700 баштан артык савым сыер исәпләнә. Алдагы елларда аларны мең башка җиткерүне максат итеп куйганнар. Ферма биналарында йөргәндә шуңа да игътибар иттек, һәр урында энергия саклагыч лампочкалар куелган. Димәк, тиеннәрдән сумнар җыелганын яхшы беләләр биредә.

    Хәзерге вакытта "Цильна" җәмгыятендә 140 кеше хезмәт куя. Быелның ун аенда һәр эшченең уртача хезмәт хакы 26177 сум булган. Сөрү җирләренең һәр 100 гектарына 807 центнер сөт, 38,9 центнер ит һәм 1152 центнер ашлык җитештерелгән. Акча кереме 153 миллион 651 мең сумны тәшкил иткән. Хуҗалык 35036 центнер ашлык саткан. Быелның тугыз аенда һәр сыердан уртача 7566 килограмм сөт савылган. 50034 центнер сөт сатып 87 миллион 134 мең сум табыш алган. Рентабельлелек 36,3 процентны тәшкил иткән. Хуҗалыкта 2491 центнер ит җитештерелгән, аның рентабельлелеге 5,8 процент булган. Гомумән алганда хуҗалыкның тугыз айлык уртача рентабельлелеге 34,6 процент. Практик өлештән соң семинар эше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Александр Шадриков үз мөмкинлекләреннән шактый ким эшләгән хуҗалыкларның җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән хәлне тамырдан уңай якка үзгәртүне таләп итте. Барлык тармакларда да эшне әлеге хуҗалык үрнәгендә оештырырга кирәклеген әйтте. Дәүләт тарафыннан каралган субсидияләрнең дә җитештерелгән сөтнең күләменә һәм сыйфатына карап биреләчәген тагын бер кат искәртте. "Ел дәвамында бер сыердан дүрт мең килограмм сөт саву- кичәге көн ул. Бүген 6- 8 мең турында сүз бара. Шул вакытта гына сөт җитештерү икътисадый яктан отышлы булачак",- ди район башлыгы. Быелның ун аенда район район хуҗалыклары 196357 центнер сөт һәм 4353 ит җитештергән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итте. Уртача һәр сыердан 4353 килограмм сөт савылган. Яшь үрчемнең үлеме үткән елгы дәрәҗәдә. Ә менә бозаулар туу 105 процент булган. Җаваплылыгы чикләнгән "Нәсел" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев, агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов һәм ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов, инженерлар башлыгы Җәмил Шәрипов, кырчылык буенча консультант Фәнил Халимов, орлыкчылык инспекциясе начальнигы Исламетдин Низамов һәм финанс- икътисад буенча баш белгеч Виктор Хрисанов барлык тармаклардагы күрсәткечләргә тирән анализ ясадылар. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов та үзенең чыгышында сыйфатлы продукция җитештерү турында катгый фикерләр әйтте. "Терлекчелеккә йөз белән борылмаган хуҗалыкларның киләчәге юк",- диде Ирек Вазыхович. Район башлыгы Александр Шадриков та һәр эшне заманча технологияләргә һәм фәнгә нигезләнеп оештырырга кирәклегенә басым ясады. "Сөрү җирләренең һәр гектарыннан бер миллион сум акча эшли алмыйсыз икән, җирне газапламавыгыз хәерле",- ди ул. "Цильна" хуҗалыгында бөртекле культураларны интенсив технология буенча игәләр. Монда чәчү өчен югары сыйфатлы орлыклар әзерләү, басуларга минераль ашламалар кертү, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү кебек дүрт факторга аеруча игътибар бирәләр. Быелгы аномаль коры һава шартларында да һәр гектардан уртача 26,3 центнер ашлык җыеп алганнар. "Киләсе елда бөртек өчен кукуруз чәчү технологиясен эшләдек. Аны 200 гектарга урнаштырырга планлаштырдык һәм чәчү структурасына керттек",- ди Барис Аппаувич. Җитәкченең сүзләренә караганда, техника төзекләндерүне, нигездә, яңа елга кадәр төгәлләргә уйлыйлар. Запас частьләргә бәяләрнең көннән- көн артып торуын да искәртте ул. "Семинар югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен хуҗалыклар да шулай эшләргә тиеш",- диде район башлыгы һәм ул Барис Аппаувичка, белгечләргә һәм барлык хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте. 2015 елның октябрь ае нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Айрат Сөләйманов, җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс Чүпрәле" җәмгыятенең Шланга филиалы директоры Рәис Шәрәфетдинов, җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Рәмис Багаутдинов һәм Шәйморза участогының ветеринария табибы Илгиз Сафиуллов акчалата премиягә лдаек булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: