Туган Як
  • Рус Тат
  • Үз җиребездә, тынычлыкта яшик!

    Элек елларда без 15 февральне әфганчылар көне буларак билгеләп үтә идек. 2011 елның 1 январеннан башлап ул "Ватаннан читтә хәрби хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне" дип календарьга кертелде. Тарих битләренә күз салсак, андый 30 сугышта 1,5 миллионнан артык солдат катнашкан, 25 меңнән артыгы чит илләрдә башын салган.

    Бу көнне без Вьетнам, Мисыр, Корея, Камбоджа, Сирия, Ангола, Йемен, Әфганстан һәм башка илләрнең чакыруы буенча утка кергән һәм хәрби антларына ахыргача тугры калган солдатларны искә алабыз. Совет иле хәрбиләренә ике дистәдән артык дәүләтнең сугышчан хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Якын Көнчыгыштагы сугышлар аша гына да 30 меңнән артык солдат һәм офицер уза. Озак еллар сер булып сакланса да, 90 нчы еллар ахырында безнең хәрбиләрнең чит ил сугышларында катнашулары турында ачыктан-ачык яза башладылар. 9 ел, 1 ай һәм 19 көнгә сузылган Әфган сугышында безнең илнең 520 мең солдаты катнаша, 15 меңгә якыны һәлак була, 36 меңе яралана, 312 хәрбинең кайдалыгы бүгенге көнгә кадәр билгесез. Татарстан Республикасы буенча 9570 егет Әфган мәхшәрен кичә. 250 кеше төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнә. 296 асыл егетебез әлеге яудан исән-сау әйләнеп кайта алмый. Чүпрәле районыннан чакырылган 250 дән артык солдат Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәде. Аларның унбиштән артыгы каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. Ни кызганыч, тугыз якташыбызга исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмады. Әфган вакыйгаларыннан соң егерме дүрт ел вакыт үтте, төрле илләрнең сәясәтчеләре ул сугышны төрлечә бәяләде. Басып алу, террорчылык, яшертен сугыш, локаль хәрби каршылык яисә интернациональ хәрби акция дип тә йөрттеләр. Ул сугыш турында ниләр генә сөйләнелсә дә, солдатлар-Ватанның тугры уллары булып, үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәделәр.

    Анда катнашучыларны һәм шәһит киткәннәрне һәрчак истә тоту-без, исәннәрнең, вөҗдан эше.

    Традиция буенча, бу истәлекле көн район үзәгендә дә зурлап билгеләп үтелә. Дан монументы янындагы интернациолист сугышчылар хөрмәтенә куелган обелискка веноклар һәм чәчәкләр салганнан соң, тантаналы митинг үтте.

    -Без ул сугышта катнашучыларның кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Бу көнне без исән-имин туган якка әйләнеп кайткан әфганчыларга рәхмәт хисләрен белдерәбез. Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка локаль бәрелешләрдә сез үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны ахыргача тугрылык белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Хәлиткеч сугышларда батырлык үрнәкләре, рухыгыз ныклыгын күрсәттегез. Яшь буынга батырлык үрнәге булдыгыз. Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Ул вакыйгалардан соң күп еллар үтүгә дә карамастан, сезнең батырлыгыгыз онытылмас. Барлык сугышчы-интернационалистларга, аларның гаиләләренә һәм якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим,- диде үзенең чыгышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков.

    Район хәрби комиссары Вил Нуруллин һәм әфганчыларның район советы башлыгы Иршат Жиһаншин да митингка килүчеләр алдында чыгыш ясап: "Хәрби антларына тугры калып, гомерләрен корбан иткән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр, Әфган комлыкларында башын салган солдатларның әти-әниләре алдында баш иябез, сезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез",-диде. Аннан соң 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары әфганчыларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Тантананың икенче өлеше боз мәйданчыгында дәвам итте. Анда әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Ильмир Хәйбуллов истәлегенә хоккей турниры оештырылды. Иске Чүпрәле, Кече Чынлы, Городище һәм Иске Кәкерле авыллары командалары приз өчен дәгъва кылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: