Туган Як
  • Рус Тат
  • Югалтулар хисабына

    Бүгенге көнгәчә дә әле район басу-кырларында трактор һәм автомобиль гөрелтеләре тынмаган. Чөнки кыш хакимлек итүгә дә карамастан, кайбер җәмгыятьләр һәм хуҗалыклар басуларында шикәр чөгендере культурасын дәүләткә озату эшләре алып бара.

    Бүгенге көндә район буенча 5009 гектарда эш башкарылып, 122720 тоннага якын шикәр чөгендере казытып алынган. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 245 центнерны тәшкил итә.

    "Цильна" җәмгыятендә татлы тамыр чәчелгән 1000 гектарда эш төгәлләнгән. Һәр гектардан чыккан уңыш 400 центнерны тәшкил итә. "Шәйморза" хуҗалыгында 393 гектар мәйданнан 82530 центнер шикәр чөгендере җир өстенә чыгарылган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 210 центнер. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында шушы көннәрдә генә эш төгәлләнде. Биредә татлы тамырның һәр гектарыннан 200 центнер уңыш чыккан. "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә 1000 гектардагы шикәр чөгендере җир өстенә чыгартылса да, дәүләткә озату акрынлык белән генә бара. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 186 центнерны тәшкил итә.

    Бүгенге көндә дә шикәр чөгендере басуларында эшнең төгәлләнмәвен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм җәмгыятьләр җитәкчеләре көзнең яңгырлы килүе, техниканың җитешмәве белән аңлаталар. Шулай анысы, көз яңгырлы килде. Әмма быел шикәр чөгендерен алуга, элеккеге еллар белән чагыштырганда, соңрак та тотыну белән килешәсездер. Күп кенә хуҗалыкларда татлы тамырның шикәрлеген "арттырдылар".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: