Туган Як
  • Рус Тат
  • Училищеда очрашу булды

    Быел декабрь аенда фашист гаскәрләрен Мәскәү янында җиңүгә 70 ел тула. Әле безнең арабызда башкала тирәсендәге сугышларда катнашкан исән солдатлар бар.

    Алар: Яңа Элмәледән-Михаил Николаев, Иске Чокалы авылыннан Мортаза Хисамов һәм Абдуллаҗан Шәрәфетдинов. Кызганычка каршы, авылдашлары Таһир Җәлалов кына бүген якты дөньяда юк. Шушы җиңү уңаеннан 90 номерлы һөнәри училищеда ветераннар советы президиумы членнары белән берлектә тантаналы чара уздырылды.

    -Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтүне максат итеп куйдык,- ди училищеның тарих укытучысы Гөлнара Хәлимова.

    -Немецлар һөҗүме Мәс-кәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрады. Кызылармиячеләр "Чигенергә урын юк, артта-Мәскәү!" лозунгысы астында сугыштылар. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатылдылар. Мәскәүне бер селтәнүдән алу омтылышы уңышсыз тәмамланды,- диде үзенең чыгышында ветеран-укытучы Николай Романов. Фронтка киткәндә Абдуллаҗан Шәрәфетдиновка нибары унҗиде яшь була. Күрсәткән батырлыклары өчен күп сандагы орден-медальләр белән бүләкләнә. Утлы сугыш сукмакларын үткән карт солдатларны хөкүмәтебез дә онытмый, әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов аларның өйләренә килеп Мәскәүдән хәтле кайткан истәлек бүләкләрен тапшырды.

    Юкка гына картлыкны көз белән чагыштырмыйлар. Көзләр җитү белән бар да сула, йокымсырый. Кәеф төшә, кеше юктан да сагышлана башлый. Яңа Элмәле авылында гомер кичерүче Михаил Кирилловичның да сәламәтлеге үзен нык сиздерә. Гомер агышларына сугыш михнәтләре дә өстәлеп сызлаган яраларны искәртеп кенә тора. Хәзер ул урын өстендә ятканлыктан очрашуга да килә алмаган.

    Әйе, генерал-майор И.В. Панфилов (1892-1941) командалык иткән дивизия, Волоколамск юлында вермахтның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмнәрен кире кайтарып, зур батырлык күрсәтә. 1941 елның 5 декабрендә яңа көчләр белән тулыландырылган Кызыл Армия, дошман көтмәгәндә, контрһөҗүмгә күчә. Сан ягыннан өстен булмаса да, ул немец гаскәрләренең фронтын өзә һәм аларны чигенергә мәҗбүр итә. Контр һөҗүм вакытында Кызыл Армия 371 мең кешесен югалта. Ләкин бу корбаннар бушка булмый. 1942 елның 7 январеннан немец гаскәрләре Мәскәүдән 100- 250 чакрымга чигенергә мәҗбүр булалар. Училищеда очрашу вакытында Мәскәү сугышында катнашучыларга олы ихтирам күрсәтеп ул еллардагы хатирәләрне кабат яңарттылар.

    -Кабат сугыш булмасын, үсәчәк буын имин яшәсен, җирдә тынычлык өчен көрәшик!,-ди ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов. Ни кызганыч, соңгы берничә дистә елларда гына да авылларыбыз, шәһәрләребез зиратларында "Әфганстан, Чечен сугышында һәлак булды" дигән сүзләр язылган кабер ташлары барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады. Чыннан да, җиргә тынычлык кирәк, кан койгыч сугышларга күптән нокта куясы иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: