Туган Як
  • Рус Тат
  • Ярдәмнән отышлы файдалану кирәк

    13 февральдә район мәдәният йортында район эшмәкәрләренең конференциясе үтте.

    Конференция эшендә муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР сәүдә-икътисад палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Халиуллин, ТР инвестиция агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Саетова, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе советы әгъзасы, "Маркетинг-сервис Бюро" консалтинг компаниясе директоры Рәфик Шәйхетдинов, район эшмәкәрләр советы рәисе Рөстәм Рахматуллин, район территориясендәге кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре, барлык оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

    Конференция башланыр алдыннан һәм аның соңында да биредә катнашучылар шәхси эшмәкәрләр Р.Арсланов (Түбән Каракитә авылы), К.Зартдинов (Яңа Чүпрәле), С.Несин (Матак), Р.Исхакова (Яңа Чүпрәле), Ю.Шишкин (Чуваш Чүпрәлесе), Ф.Яфизова (Иске Чүпрәле), район кулланучылар җәмгыятенең "Колос" оешмасы тәкъдим иткән күргәзмәне карадылар.

    Соңгы елларда республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан төрле программалар эшләнде, ташламалы шартларда кредитлар бирү каралды. Эшмәкәрлек эшчәнлеген киң җәелдерү район үсеше өчен дә зур әһәмияткә ия. 2009-2011 елларда районда Лизинг-Грант программасында 112 кеше катнашып, шуның 70е 23 миллион сум грант откан. Үзшөгыль программасы буенча 965 кеше 57 миллион сумлык субсидия алган.

    Бүгенге көндә районда гаилә фермалары төзергә теләк белдерүчеләр саны да арта. Димәк, дәүләт ярдәменнән отышлы файдаланырга өйрәнеп киләбез. Шулай да бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Иң беренче чиратта, бу эшмәкәрләрнең күпчелек сату юнәлешен сайлавы белән бәйле. Бүгенге көндә район территориясендә 100дән артык шәхси эшмәкәр кибете ачылган. Аларның һәрберсендә азык-төлек продуктлары сатыла. Шуңа әле район кулланучылар оешмасы кибетләре дә өстәлә. Ә менә халык теленә "килен" дип кергән автомат кер юу машиналарын, көнкүреш техникасын төзекләндерү осталары бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Шәһәрләрдә популяр булган матурлык салоннары да юк бездә.

    Бу әле район үзәгендә, ә авыллар турында әйтмим дә инде. Димәк, сату-алу эшеннән башка бер юнәлештә көчеңне, осталыгыңны сынап карау мөмкинлекләре бар. Бу уңайдан конференциядә чыгыш ясап Рәфикъ Шәйхетдинов "Кулланылып бетмәгән мөмкинлекләрне барларга кирәклегенә" басым ясады. "Полимер инжинирингы үзәге" җәмгыяте директоры Вадим Бахитов конференциядә чыгыш ясап, эшмәкәрләрне үзләрен яңа полимер эшләнмәләр юнәлешендә сынап карарга чакырды, бу өлкәдә каралган программалар белән таныштырды.

    Федераль салым службасының 8 номерлы Яшел Үзән бүлеге начальнигы урынбасары Артем Точилкин РФ салым кодексындагы үзгәрешләр белән таныштырды, агымдагы елның 1 январеннан декларация тапшыру акциясенең старт алуын һәм аның 30 апрельдә тәмамланачагын ассызыклап, үзвакытында декларацияләрне тапшырырга кирәклегенә басым ясады.

    Аннан соң конференция эшен дәвам итеп, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов районда яшь эшмәкәрләр советын оештыру кирәклеге турында тәкъдим кертте. Әлеге тәкъдим эшмәкәрләр тарафыннан бердәм кабул ителде һәм аның рәисе итеп Рәзил Мөхәррәмов сайланды.

    Конференция эшенә йомгак ясап, район башлыгы Тимур Нагуманов эшмәкәрләрдән үз эшчәнлекләре барышында республика, район мәнфәгатьләрен дә кайгыртуны беренче планга куюларын сорады. Бу беренче чиратта, алкогольле эчемлекләргә, башка күп кенә төрле ашамлык продуктларына кагыла. Чөнки үзебезнең Татарстанда җитештерелгән продуктларны саткан очракта без республика, район бюджетын тулыландырачакбыз. Ә кибетләребезгә чит төбәкләрдә продукция кайтарып тутырган очракта исә читләр бюджеты күпләп тулыланачак. "Проблемалар бар һәм киләчәктә дә алар әле булачак, бер генә көндә аларны бетереп булмаячак, шуңа да бу юнәлештә безгә бердәм эшләү кирәк,-диде ул үз чыгышында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: