Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңашигалилылар Питрау көнен билгеләп үттеләр

    Соңгы елларда Чүпрәле халкы үзләренең мәдәни традицияләрен яңартып, бер-бер артлы искиткеч бай һәм матур милли бәйрәмнәрен үткәрә башлады. Бу- авыл бәйрәмнәре, авыл тарихы турында китап презентацияләүләр,шулай ук, чувашларда Акатуй бәйрәме. Шушы көннәрдә генә Яңа Шигали авылында искиткеч матур бәйрәм - Питрауны билгеләп үттеләр.

    Питрау бәйрәме - христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда башлыча Питрау тәкәсе чалу, кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган. Питрау белән бәйләнешле бик күп әйтем-сынамышлар әле дә халыкта киң кулланыла һәм алар нигездә дөрес тә: "Питрау үтте - җәй бетте", "Питраудан соң кошлар сайрамый", "Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә", "Питрауга чаклы үләннең шифасы - чәчәктә, Пираудан соң - тамырда", "Булса аяз Питрау көн - булыр яшел печәнең, Питрауның яңгырлы булуы -кырда печән черүе", "Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса, көз озак булыр".

    Питрауда ерак авылларда яшәүче туганнар бер-берләренә кунакка йөрешәләр. Бу төнне яшьләр болында, кырда яки урман аланында күңел ачып үткәрә, төрле җырлы-биюле уеннар оештыра.

    Яңа Шигали авылындагы Питрау бәйрәме беренче тапкыр моннан өч ел элек үткәрелә башлый. Аны оештыру фикере белән шушы авыл кешеләре-бертуган Юрий һәм Виктор Григорьевлар чыга. Аларның әтиләре Пётр әлеге дини бәйрәмнәргә карата бик ихтирамлы кеше була. Менә шул традицияләрне дәвам итү максатыннан һәм әтиләре хөрмәтенә алар авылдашларына беренче тапкыр бәйрәм оештыралар. Һәм ул дәвамлы була. Юрий белән Виктор Чувашиядә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куялар.

    Бәйрәмне оештыруда күп кенә ярдәме тигән кешеләргә, оештыручыларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Шигалиларны һәм кайткан кунакларны әлеге олы бәйрәм белән район башлыгы Александр Шадриков котлады.

    -Онытылып барган йолаларны яңадан кайтару, традицияләр яңару бик куанычлы. Димәк, авылларыбыз яши, яшьләр олылардан калган бәйрәмнәребез йогынтысында тәрбияләнә. Бәйрәм күңелле узсын,-диде Александр Шадриков.

    "Березка" җәмгыяте директоры Рәфәгать Алиуллов шигалиларны бәйрәм белән котлап, хуҗалык алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырды.

    Бәйрәм халык уеннары ансамбленең , үзешчән җырчыларның чыгышлары, ат чабышы, футбол, волейбол уеннары белән дәвам итте.

    Луиза Григорьева, 77 яшь:

    -Питрау бәйрәме христианнарда олы бәйрәм булып санала. Гадәттә, бу көнгә һәр йорт элек-электән сарык чалган һәм аннан ашлар әзерләп кунаклар чакырган. Бу хәзер дә дәвам итә. Аннан Питрауга кадәр үләннәр, мунча себеркесе әзерләп куелырга тиеш. Бу вакытка кадәр аларның бар витаминнары үзләрендә саклана. Аннан соң, табигать «картая» башлый. Бездә бабаем Николай белән күпләп себерке әзерләдек. Дару үләннәре дә җыйдык. Тик аларның гына хәзер сихәте безнең авыруларны җиңми шул (көлә).

    Луиза апаның сүзенә килене Галина да кушыла:

    -Питрау бәйрәменә кадәр христиан дине вәкилләрендә җиләк ашамау гадәте дә яши. Тик хәзерге яшьләр моңа карап тормый, соңгы елларда аның җиләге дә иртәрәк өлгерә башлады бит, ашамыйча торып булмый.

    Авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов:

    -Авылыбздан чыккан, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче кешеләргә бик рәхмәтлебез. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бәйрәмне оештыруда да менә зур ярдәм күрсәттеләр. Виктор Тарасов һәм Владлен Чернов ярдәме белән авылның күпере төзекләндерелде. Киләсе елга мондый эшләрне дәвам итәрбез дип торабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: