Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Элмәле авылында күпфункцияле үзәк ачылды

    Яңа Элмәле авылында күпфункцияле үзәк тантаналы рәвештә сәгать 11дә ачылачак, дип игълан ителсә дә 10 тулганчы ук инде үзәк тирәсенә халык җыела башлаган иде. Сораштырганымны да көтеп тормастан, шатлыклары белән уртаклаша да башладылар.

    Елена:

    -Авылда, улым белән яшибез. Шундый шатлык бу безнең өчен. Дөрес, мәдәният йорты бар иде, әмма ул бик иске иде инде,-диде.

    Григорий Назаров исә көчәйткечләрдән яңгыраган чуваш халкы бию көе астында баскан урынында тик тора алмыйча:

    -Биибез дә, җырлыйбыз да -80дә генә бит әле без,-дип шаяртып алды. -Мин шунда, күршедә генә яшим, -диде төзек йортка төртеп күрсәтеп,-төзүчеләрнең эшләренә һәр көнне "контроль" ясап тордым, шуңа да 6 ай эчендә, минем 80 яшьлегемә өлгереп җитте бит инде бу бина,-ди.

    Шаярта әлбәттә, Григорий Назаров. Әмма һәр шаяртуда хаклык та була. Бу мәһабәт бинаның гомерен шушы авылда үткәргән, 53 ел чылбырлы тракторда эшләгән, нәселен дәвам иттергән Григорий абыйга да, авыл халкына да Татарстан хөкүмәтеннән зур бүләк булуы хак әлбәттә. Һәм авыл халкы моны шулай кабул итә дә. "Бердәм Россия" партиясенең башында торган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә кат-кат рәхмәт сүзләре яңгырады бу көнне. 793 кешесе булган, Татарстанның зур булмаган авылы би бу! Шатланмаслыкмы?! Урамнар, йортларның төзеклегенә, чисталыгына, халкының активлыгына таң калырлык!

    Авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов төзелеш эшләренең дәвамлы буласын да әйтә:

    -Авылда мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Яшь гаиләләр дә күп. Өченче балаларын табучыларга өй салыр өчен җир җитмәде хәтта, авыл җирлеге җирләрен яңадан бүлдереп бирдек.

    Мәктәпкә ремонт керәчәк, икенче елга спорт мәйданчыклары, ветеринариянең участок пункты булачак. Әле менә бу күпфункңияле үзәкне ачабыз, анда авыл җирлеге Советы һәм мәдәният йорты урын алачак һәм бинаның үзәк урамда салынуы да бик әйбәт-халык өчен дә уңайлы, тирә-юньне дә матурайтып тора.

    Авыл башлыгының сүзләрен куәтләп, Ульян шәһәреннән кайткан Ирина:

    -Без үскәндә авылда тормыш бу кадәр җанлы кебек түгел иде. Ә хәзер... бик кайтасы килә авылга, кайтып яшисе килә! Интернет ресурслардан да карап барам, ниләр генә эшләмиләр авылдашларым: төрле республика бәйгеләрендә катнашалар, һич булмаса, авылда үзләренә-үзләре бәйрәм ясап уйныйлар-җырлыйлар, акцияләр үткәрәләр, төзиләр, төзекләндерәләр. Шәһәрдәге дусларыма да сөйлим бу хакта. Билгеле, алар инде Татарстанның Россиянең үсештә булган республикасы икәнлеген беләләр, ә гади генә бер авыл мисалында күргәч, сокланалар, әлбәттә,-ди.

    Авыл халкының бердәмлеге, дуслыгы да әлеге бинаның кыска вакыт эчендә сафка басуына ярдәм иткән. Мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, авыл активы бинаны өлгертүгә, тирә-янын ямьләндерүгә үз өлешен керткән. (Алгарак китеп булса да, мәдәният йорты сәхнәсеннән торып Наил Шихрановның Людмила апага бүләк тапшыруын һәм рәхмәт сүзләре җиткерүен әйтәсем килә. Людмила апа 5 ай буе 20 төзүчене үз өендә яшәткән).

    Күпфункцияле үзәкне тантаналы шартларда файдалануга тапшырырга килгән кунаклар: район башлыгы Александр Шадриковны, "Кощаковский" кошчылык фабрикасы генераль директоры Ринат Гайззатуллинны һәм башкаларны ипи-тоз, милли ризыклар, җыр-бию белән каршы алдылар яңаэлмәлеләр.

    -Чүпрәле районында гына да ике дистәгә якын яңа объект ачтык. Балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, ФАП, ветеринария участок пунктларын, күпфункцияле үзәкләрне нигезеннән башлап төзүләргә мәдәният йортларын, мәктәпләрне төзекләндерүләр һәм башка бихисап күп эшләр өстәлә. Һәм башкарылганнарның барысы да без- Татарстан халкы өчен! Ихлас күңелдән тәбрик итәм сезне, әлеге яңа биналы булуыгыз белән,-диде Александр Шадриков.

    Ринат Гайззатуллин да тантанада чыгыш ясап, Татарстан күләмендә быел гына да яңа 7400 объектның сафка басуы, моны Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәләрендә бара торган төзелешләргә тиңләшүе хакында әйтте.

    -Татарстан күпмилләтле республика. Әлеге милләтләр үзара дус, тату һәм гөрләп яшәсеннәр өчен, мәсәлән, Татарстан Хөкүмәте бер Чүпрәле районында гына да 600 млн. сумга якынлык төзелеш эшләрен финанслаган. Ә тулаем республика буенча санасаң?! Дөрес алып барылган сәясәт, сәнәгатьнең алгарышын тәэмин итү булмаса, бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Һәм моңа каршы сез, чүпрәлеләр дә, тырыш хезмәтегез, аек акылыгыз белән җавап бирерсез, дип уйлыйм,-диде ул.

    Такнтаналы шартларда үзәкнең символик ачкычы өзелеш эшләрен башкаручы "Инкогрупп" ширкәте директоры тарафыннан мәдәният директорына тапшырылганнан һәм бинага керү юлын бүлеп торучы тасмалар киселгәннән соң халык мәдәният йорты залына үтте. Ә сәхнәдә... бишектәгедән алып, 100 яшьлектәгесе дә җырлады да, биеде. 200 кешегә исәпләнгән залга сыймады халык, мөгаен, яңаэлмәлеләрнең берсе дә өйдә калмагандыр, тантанага килгәндер бу көнне. Афәрин, халкым!

    Күпфункцияле үзәк ачу тантанасыннан фоторепортаҗны www.chuprale-online.ru сайтыннан карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: