Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чүпрәле балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең беренчеләренә букчалар тапшырылды

Бүген Яңа Чүпрәле авылындагы балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең 1 сыйныфына килүче балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Быелгы уку елын төзекләндерелгән яңа бинада 40тан артык бала каршы алачак, шуның 19 ы башлангыч мәктәптә белем ала.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе беренче тапкыр 2007 елда үткәрелә. Бу акция кысаларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим һәм аз керемле, асрамага бала алып тәрбияләүче, шулай ук авыр тормыш вәзгыятендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шул исәптән 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм күрсәтелә.

Яңа Чүпрәле авылыннан 1 сыйныфка килүче укучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләде. Укучыларның тырышып укуын, лаеклы шәхесләр булып үсүен, беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе Ландыш Низамовага һәм әти-әниләргә сабырлык, балаларга ярдәмче булуларын теләде.

Шәүкәт Алиуллов беренчеләргә мәктәп кирәк яраклары тутырылган букчалар тапшырды. Әлегә бу сабыйлар белем дөньясының бөтен нечкәлекләренә төшенеп бетмәсәләр дә, бүләккә бик куандылар, бердәм итеп "рәхмәт" сүзен әйттеләр.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе районда август башында старт алды. Әлеге чара кысаларында быел беренче сыйныфка баручы 236 балага мәктәп букчалары, 2-11 сыйныфка кадәр 110 укучыга мәктәп кирәк-яраклары һәм биш мәктәп формасы тапшырылачак. Әлеге эш мәктәпләрдә укулар башланганчы төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе