Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Чүпрәле авылы халкы үз сүзен әйтте

    Яңа Чүпрәле авылындагы 1370 номерлы сайлау участогы билгеләнгән вакытта- нәкъ иртәнге сигез сәгатьтә ачылды. Иртәрәк килеп беренче сайларга теләк белдерүчеләр дә күп иде.

    Сайлау комиссиясе башлыгы Дамир Алимов сайлаулар процессы башлануы турында белдерү ясаганнан соң, беренче бюллетеннәрне авыл мәчете имам- хатыйбы Мансур Сабитов алды. Урналар янына килгәч тә ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп: "Кадерле авылдашлар, бүген без илебез язмышы өчен хәл иткеч адым ясыйбыз. Шуңа күрә кабинага керер алдыннан һәрберегез дөрес карарга килегез, киләчәгебез матур, райондашларыбыз һәм, гомумән, илебез халкы сәламәт, имин һәм мул тормышта яшәсен иде. Дөньяда сугышлар тынсын, бер гөнаһсыз кешеләр һәлак булмасын. Барыгызга да нык исәнлек һәм уңышлар телим,"- диде ул.

    Әлеге авыл буенча сайлаучылар исемлегенә 879 кеше теркәлгән. Аларның 40 тан артыгын өйләренә барып сайлаттылар. Кичке сигезгә кадәр барлык сайлаучыларның 98 проценты үз кандидатлары өчен тавыш бирде.

    "Икътисадый кризислар артта калыр, халыкның социаль хәле һичшиксез тагын да яхшырыр,- дигән өметләр белән таралды сайлаучылар. -Бу сайлауларда без халыкның активлыгына сокландык, һәркайсы үзенең гражданлык бурычын намус белән үтәде, рәхмәт аларга. Үткән сайлаулар белән чагыштырганда да күрсәткечләр күпкә югары булды. Яшьләр дә сәяси активлыкларын расладылар. Алты егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирде,- ди Дамир Алимов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: