Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яшьлегендә күп сынаулар үтеп

    Һөнәрем буенча очрашкан кешеләр арасында гаҗәеп язмышларга тарыганнары шактый. Әлеге язмышларда сугыш еллары үзенең эзен калдырган. Матак авылында яшәүче Гавриловлар да күп сынаулар узган кешеләр...

    Әти сугыштан кайтмады

    Татьяна һәм Данил Гавриловлар гаиләсендә биш бала дөньяга аваз сала. Шуларның берсе ир, калганнары кыз бала була. 1905 елда туган әтиләре Данил Гаврилов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка керә. Татьяна бер итәк бала тутырып беръялгызы кала (төпчеге исә яңа туган гына була).

    Әтиләреннән килеп торган өчпочмаклы хатлар 1942 елда кисәк туктый. Көннәр дәвамында балалар әниләре белән хат ташучыдан хәбәр көтәләр:

    -Әтинең исән түгеллегенә күңел дигәнең һич ышанасы килмәде,-ди улы Петр.

    Әмма кара кайгылы өчпочмаклы хат соңгы өмет җепләрен дә өзеп ташлый. Бу вакытта гаиләдә Раиса исемле кызлары тиф авыруы белән авырый башлый. Ашарга-эчәргә, киенергә һич нинди кием юк... Гаиләдә булган бердәнбер ир бала кыз туганнарына ияреп кырга эшкә йөри. Раисаның авыруы да һич чигенергә теләми, ел буе җәфалый ул кыз баланы. Тернәкләнүен дә тернәкләнә, әмма тиф җитди эзлегүләрен калдырып, кызны чукрак һәм телсез итә. Бу вакытта аңа 6-7 яшьләр була.

    Язмыш сынавы дәвам итә

    Ниһаять, сугыш тәмам. Инде тормышлар беркүпме җайланып килә. Петр армия сафларыннан соң, Казахстан якларына шахтага чыгып китә. Максаты- гаиләсенә, кыз туганнарына, әнисенә булышу.

    Тормышлары беркүпме җайлангач, Петр Раисаны үз янына алдыра. Әмма Раисаның күрәчәге биредә дә көтеп тора. Су алып кайтышлый, килгәнне ишетмичә, ул поезд астына кала. Әллә гомере, әллә күрәчәге бетмәгән була, кыз исән кала, тик ике аяксыз...27 яшьлек кызны язмыш тагын әнә шулай сыный. 1975 елда әниләре дә якты дөнья белән хушлаша.

    -Нәселебездә кыз туганнар өлешенә тигән сынаулар санап бетергесез. Әйтерсең лә, ниндидер явыз көчләр шаярта,-ди Петр Гаврилов.

    Чыннан да язмыш шаяртуы дими, ни дисең. Гавриловларның олы апалары Анна сеңлесе Раисаны карап ялгызы гомер кичерә (шушы көннәрдә аңа 85 яшь тулды). Бер кыз туганнары вафат була. Әтисе ягыннан апалары да гомере буе беръялгызы гомер кичереп, бакыйлыкка күчә. Инде иң соңгысы, бирегә кайтыр алдыннан гына Петр Даниловичның (алар бүгенге көндә дә Казахстанда гомер итәләр) үзенең кызы да 42 яшендә билгесез авырудан вафат була (табиблар аңа бер атна эчендә җиде төрле диагноз куялар, берсе дә расланмый).

    Яңа өйдә

    Гавриловлардагы бер-берсенә карата булган ихтирам, хөрмәт, туганлык хисләре соклану тудыра. Петр Данилович Казахстаннан торып, бүген дә кыз туганнары өчен җан атып яши. Әтиләре Бөек Ватан сугышында вафат булган ветеран буларак I төркем инвалид балаларга тиешле фатирның документ эшләрен әзерләүдә көчен, саулыгын кызганмый ул, гәрчә үзе дә берничә инфаркт кичергән булса да.

    Йортны "Коммуналь челтәрләр" район оешмасы (җитәкчесе Рамиль Хисамов) төзи. Бер ай дигәндә өлгертәләр дә. Барлыгы 56,4 кв. метрлы әлеге өйдә бүген барысы да җайланган. Уты-суы кергән, өлкәннәр өчен бар уңайлыклар булдырылган.

    Гавриловларга фатир ачкычын тапшырыга дип район башлыгы Александр Шадриков килде.

    -Сүз дә юк, тормышның күп өлеше үтелгән. Картлык көнендә булса да, әлеге шатлыкны кичереп, өйнең рәхәтен күреп яшәгез, Ходай исәнлектән аермасын, -дип теләкләрен юллады Александр Шадриков һәм бүләк итеп суыткыч тапшырды. Бу көнне район башлыгының шундый ук бүләге Гавриловларга каршы якта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Мидюкинның тол хатыны Ольга Мидюкинага да тапшырылды.

    Әйе, адәм баласы ул гомер барышында һәрвакыт каршылыкларга, авырлыкларга юлыгып яши. Иң мөһиме аларны үткәндә кешелеклелек төшенчәсен саклап кала алу, "кеше" дигән төшенчәне лаеклы күтәрү. Ә бердәм һәм бергә булып яшәгән Гавриловларга бу очракта сокланасы гына кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: