Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яши белгәннәргә 90 берни түгел

90 яшькә җиткән әби - бабайларны котлау традициясе дәвам итә. Әлеге буын кешеләренең яшьлек елларында күргән газаплы язмышлары, бигрәк тә сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда куйган тиңдәшсез хезмәтләренә олы бәя биреп аларга Россия Президентының шәхсән котлаулары тапшырыла. Алар моңа бик лаек.

Шушы көннәрдә Алешкин - Саплык авылында гомер итүче Александра Маркова да үзенең 90 яшен тутырды. Әлеге тантанага бергә яшәүче улы Андрей гаиләсе күптән әзерлек күрде. "Ул безнең кадерлебез, йортыбызның кояшы. Шушы яшькә җитсә дә, "мин картайдым инде" дип кул кушырып утырмый, тәмле ашлар пешерергә ярата, оныклар тәрбияләүдә ярдәм итә, чисталыкка - пөхтәлеккә, намуслы булырга өйрәтә",- ди килене Марина. Александра әбинең шатлыклы күзләренә карыйм да, аның бүгенге рәхәт тормышта гомер итүенә тагын бер кат инанам. Ул үзе дә картлыгының бәхетле булуын яшерми, балаларына, килен - кияүләренә мең рәхмәтен әйтә. Сәламәтлеге дә Ходайга шөкер, теләсә кем көнләшерлек. Аннан - моннан авырта, дип һич тә зарланмас. Тегү машинкасында күзлексез тегә. Район газетасын укырга бик ярата икән, "башыннан ахырына кадәр укый. Мунчада себерке белән парлана. Килене Марина әйтүенчә, күңеленә аеруча хуш килгән язмаларны берничә көннәннән соң да исенә төшереп сөйләп бирә. Күз генә тия күрмәсен үзеңә, Александра әби! Яшьлек елларын, шушы кадәр озын тормышта күргән кайбер вакыйгаларны да бүгенгедәй хәтерендә саклый, энциклопедия диярсең. Ул буын кешеләренең яшьлеген сугыш бәхетсез итте. 13 - 14 яшеннән үк Александрага да колхоз эшләрендә катнашырга туры килә.

Аннан соң Тархан урманнары... Нык ирләр өчен дә бик авыр булган урман кисү эшләрендә ничек түзде икән ул кыз балалар!? Җитмәсә авыз тутырып ашарлык азыгы да булмаган бит әле. Әтисен сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. Алар гаиләсендә биш бала. Александра өченче. Әтисеннән соң 1924 елда туган абыйсы Василийны сугышка алып китәләр. Гаиләдәге ирләр эшенең күбесе аның җилкәсенә туры килә. Сугыштан соңгы елларда Александра туган авылы Алешкин - Саплыкта колхоз производствосын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Нинди эшкә кушсалар да тартынып тормый, иң актив колхозчылар сафында була. Терлекчелектә, кырчылыкта ирешкән уңышлары өчен аңа Дәүләт медальләре тапшырыла, район һәм колхоз җитәкчеләренең рәхмәт хатларына лаек була. 1953 елда авылдашы Николай белән тормыш коралар, ун балага җан бирәләр. Ире белән тигез матур гомер кичереп 50 ел үткәне сизелми дә кала. Тик Ходай бөтен кешегә дә артык озын гомер бирми икән шул. Николае кинәттән генә авырап бакый дөньяга күчә. Бүген Александра әбинең 18 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. "Барысын да таныйсызмы?",- дип сорыйм аннан. "Тану түгел туган көннәренә кадәр хәтерендә тота",- дип сүзгә кушыла улы Андрей. Юбилей уңаеннан иртәдән үк өйдә бәйрәм әзерлеге күргәннәр, азыклар муллыгыннан өстәлләр сыгылып тора, тиздән кунаклар килеп җитәр. Үзенең иң якыннары гына да бит әбинең кырык кешегә якын. "Тормышыбыз начар түгел, бөтен кыенлыкка түзеп була, алар вакытлыча гына, иң мөһиме сугыш булмасын",- ди юбиляр. Ул көне Александра Маркованы котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов белән авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев та килде. Алар РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Александр Шадриковның истәлек бүләген тапшырдылар. Петр Артемьев та шәхсән үзеннән бүләк итеп җылы одеял тапшырды. "Җылы тәбрикләү сүзе йөрәккә якын, өлкән кеше җанына ул рухи көч өсти, кәефен күтәрә. Ә үз гасырындагы бөтен авырлыкны күргән һәм аларны җиңә алган кешегә иң олы хөрмәт һәм ихтирам",- ди район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев