Туган Як
  • Рус Тат
  • Яшь фермер буласың киләме?

    Бүген авыл җирендә яшәүче һәркем диярлек нинди дә булса шәхси эш башкаруга алынган. Булсын ул эшмәкәрлек, я булмаса крестьян-фермер хуҗалыгы. Ни генә булмасын, дәртенә керешкән, димәк морадына ирешкән дигән сүз.

    Чыннан да хәзерге яшәешебезне күчеш чоры заманасы да дибез, аннан халык ниндидер файда күрергә ашкына. Алма пеш, авызыма төш дип ятканчы, әлеге ашкыну дөрестер дә, бер карасаң. Ә нигә әле куркып торырга, ди. Дәүләт тә бит әнә андыйларга үз ярдәмен биреп тора. Шундый яңалыкларның берсе булып, янә быелдан Татарстанда "Эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы эшли башлады. Бу программа 2012-2014 елларны үз эченә алачак.

    Әлеге программада эшләрен яңа башлаган фермерлар катнаша ала. Ягъни, фермерның эш башлавына елдан артык вакыт үтмәгән булырга тиеш. Шулай да бер искәрмә бар, ул эшләрен берничә ел дәвамында алып баручы фермерларга кагыла. Мондый фермерлар аны гаиләдәге башка әгъзаларга, мәсәлән хатынына крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, программада катнаша ала.

    Билгеле, дәүләт ярдәмен алуның үз шартлары бар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов белдерүенчә, программада 19 яшьтән алып 58 яшькә кадәрге, авыл җирендә даими яшәүче, кешеләр катнаша ала.

    -Программаның шарты буенча, кеше урта һәм кече эшмәкәрлек өчен моңа кадәр грант алмаган булырга тиеш. Чөнки мондый дәүләт ярдәме кешегә бер генә тапкыр бирелә. Гариза бирүченең авыл хуҗалыгы буенча югары яки урта белемле булуы да сорала. Яки инде өстәмә курсларда укыган булса да ярый. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 3 елдан да ким эшләгән кеше дә әлеге ярдәмнән файдаланырга мөмкин. Программада катнашу өчен иң беренче эш итеп крестьян-фермер хуҗалыгы төзергә һәм район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, 2-25-50, 2-26-94 номерлары аша шалтыратып белешергә була. Мәгълүматлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да бар,-ди Ильмир Измайлов.

    Программа беренче чиратта яшь фермерларга үз производство базасын булдыруга ярдәм итүгә корылган.

    Шуңа да субсидияләр крестьян-фермер хуҗалыгын булдырудан тыш, (грантның максималь күләме-1,5 млн.), көнкүреш төзекләндерүгә дә (монысы ТР бюджетыннан бирелә-250 мең сум) каралган. Грант суммасы эш башлаучы фермерның чыгымнарына тәңгәл килергә тиеш. Киресенчә булган очракта ул конкурс комиссиясе аша янә килешеленергә тиеш булачак.

    Грант суммасына яшь фермер авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алырга, проектлар эшләргә, биналар төзү, яисә төзекләндерү чыгымнарына тотарга, инженер челтәрләр тоташтырырга (ут-газ, су, юл мәсьәләсен хәл итү һ.б.), терлекләр, авыл хуҗалыгы техникасы, орлыклар, ашламалар сатып алырга хокуклы.

    Көнкүрешне төзекләндерүгә бирелә торган акча белән яшь фермер торак йортын булдыруны; 8 пассажир урынлы автомобиль, һәркайсы бер берәмлек төрдә өй җиһазы, көнкүреш техникасы, элемтә чаралары, электр һәм газ плитәләре сатып алуны; торак йортка су, газ, канализация үткәрүне, интернетка тоташтыру эшләрен башкара ала.

    Әлеге программаны тормышка ашыру буенча сайлап алу конкурс нигезендә үткәрелә. Ә моның өчен билгеле төпле бизнес-план язарга кирәк. Соңгысына килгәндә, Ильмир Измайлов һәркемгә эш тәртибен аңлатып, киңәшләр бирәчәкбез, дип белдерә.

    Димәк, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, дәүләт, җитәкчеләр үзләре ярдәм итәбез дип торганда мөмкинлектән бары файдаланасы, эшкә алынасы гына кала. Чын-чынлап эшләргә теләге булганнарга, әлбәттә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: