Ватанны саклау дигән һөнәр бар

Исегезгә төшерәбез, Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә, 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көнен билгеләп үтү турында декрет кабул ителә. СССР барлыкка килгәннән соң бу датаны Совет Армиясе, ә соңрак Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне дип үзгәртәләр. 1993 елдан башлап ул бәйрәмне "Ватанны саклаучылар...
-Ватанны саклаучылар көне диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Әмма, бу бәйрәм аларныкы гына түгел-бөтенхалык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз үз илләрен саклаган, аның өчен кан койган, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә.
Барлык райондашларны, бигрәк тә сугыш ветераннарын, әфганчыларны, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны һәм бүгенге солдатларыбызны әлеге олы бәйрәм белән ихластан котлыйм, изге бурычны үтәүдә уяулык, ныклы ихтыяр көче, уңышлар, сау-сәламәт, исән- имин әйләнеп кайтуларын, барчагызга да бәрәкәтле, хәерле гомер телим.
Ватанны ярату гаиләдән, туган нигездән, туган авылдан, белем һәм тәрбия алган мәктәптән башлана. Шуңа да мәктәпләрдә белем бирү белән беррәттән, илгә лаеклы уллар, кызлар тәрбияләп үстерү бурычы да тора. Бүгенге солдат өлкән буынга хөрмәт, халыклар дуслыгы рухын тою белән бергә, спорт белән шөгыльләнгән, рухи һәм физик тәрбияле дә булырга тиеш.
Хәзерге вакытта районыбызның 80 гә якын егете чакыру һәм 40ка якыны контракт буенча хезмәт итә. Язгы һәм көзге чакыру планнарын уңышлы гына, даими үтәп киләбез. Район башлыгы Александр Шадриковның Татарстан Республикасы хәрби комиссары тарафыннан Рәхмәт Хаты белән бүләкләнүе дә тикмәгә генә түгел. Шунысы куанычлы, хәзер егетләр үзләре теләп хәрби хезмәткә баралар. Хәрби югары уку йортларында укып, офицер булырга теләүчеләр дә күп, алар арасында гомерләрен армия тормышы белән бәйләргә теләк белдергән кызлар да бар.
Соңгы елларда солдатларның туклану менюлары да үзгәрде. Армиягә "швед өстәле" кертелә. Солдатның сайлап ашарга мөмкинлеге булырга тиеш. Шулай ук рационда өч тапкыр итле, бер тапкыр балыклы салаттан торган аш кертелә, биш төрле сок яки өч төрле компот булырга тиеш. Тәмле ашарга яратучылар өчен төрле соуслар тәкъдим ителәчәк. Менюда зәйтүн җимеше, кукуруз һәм яшел борчак кебек азык-төлек тә булачак.
2013 елның октябрендә безнең район җитәкчелеге Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә урнашкан 58172 номерлы хәрби часть белән (ПВО) хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. Биш солдатыбыз анда хәрби хезмәт срогын үтә. "Ант итү" тантанасында аларның әти-әниләре дә катнашты. Егетләребез хакында командирлардан бары рәхмәт сүзләрен генә ишетәбез. Кайчакта армиягә бармаган, казарма ишеген ялгыш кына да ачып карамаган егетләр, хәрбиләрдән узып, андагы хәлләр турында гәп куерта. Ә бит Ватан ул-гомумиләштерелгән төшенчә. Ул туган илне генә түгел, туган җирне дә, әти-әнине дә, апа-сеңелләрне дә, сөйгән ярны да үз эченә ала. Аларның иминлеге Ватанны саклаучылар иңенә салынган. Бу-зур җаваплылык. Шушы җаваплылыкка намус белән карап, бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы яшьләргә тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Күпне күргән ветераннар алдында зур хөрмәт белән баш иябез. Солдатта булу егет кешенең дәрәҗәсен арттыра гына.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.2200
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.18500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»21800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы76600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?18500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде18300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый18000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.74600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.10000
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.29800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.83900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калганГыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.8600
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.18200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы76600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»21800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.18900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?18500
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.18500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде18300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.18200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый18000
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.8600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3600
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.2200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика