Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Вәсил Шәйхразиев чүпрәлеләргә Казан изге Ана соборы һәм Болгар ислам академиясе проектларын тәкъдим итте

    Чүпрәледә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев булып китте. Район мәдәнят йортында ул район активы, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

    Очрашуны район башлыгы Александр Шадриков ачты һәм, Татарстан вице-премьеры сәфәренең төп максаты - район халкына Кремль территориясендә Казан изге Ана соборын торгызу һәм изге Болгар җирендә Болгар ислам академиясен төзү проектларын тәкъдим итү, дип белдерде.

    Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән елның 4 ноябрендә - Халык бердәмлеге көнендә «Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында»гы Указларга кул куйды. Бу ике тарихи объект халык акчасына торгызылачак дип хупланды.

    2016 елның 21 маенда - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнендә, Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга беренче нигез ташы салынды. 21 июльдә исә Казан Мәрьям Ана иконасы православие соборын төзү урынында таш куелачак.

    -Болгар ислам академиясен төзү һәм изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру республика өчен зур казаныш, зур вакыйга булачак. Гасырлардан килгән тарихыбызны без сакларга, киләчәк буынга җиткерергә тиешбез. Татарстан ул-дус, бердәм, тату гаилә Татарстан Республикасының икътисадының бүгенге үсеше, уңышы, югары баскычларда тора алуы һәрвакыт дөрес юл сайлавында. Бүген дә төрле милләт вәкилләре белән Татарстан җирендә татулык хөкем сөрә. Элек заманнарда ук беренче мәгърифәт учагы Бөек Болгарда булган. Әлеге изге эшләр, тарихыбызны барлау, милләтләр үзара тату яшәп, рухи кыйммәтләрне сакларга тиеш,-диде Вәсил Шәйхразиев һәм әлеге объектларның, яңартылган Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге кебек, Татарстан халкы өчен мөһим булуын ассызыклады.

    Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары чүпрәлеләрне дә мөселманнар өчен мәгариф учреждениесе төзүгә һәм православие дине өчен иң изге булган соборны яңартуда үз өлешләрен кертергә чакырды. Залда утыручылар өчен әлеге тарихи объектларның проекты да презентацияләнде.

    Район башлыгы Александр Шадриков, үз чиратында, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә республикада алып барылучы программалар, эшләр өчен рәхмәтләрен белдерде һәм безнең районда да хәйрия юнәлешендә алып барылучы төзелешләр турында әйтте.

    -Якташларыбыз, читтә яшәүче райондашларыбыз, халык ярдәме белән "Җәмигъ" мәчете, Сергий Радонежский храмы, Ана һәйкәле һәм башка күркәм күп кенә төзелешләр үткәрелә. Шулай ук, Президент программалары тормышка ашырыла, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, һәм башкасы. Бер сүз белән әйткәндә, район халкының тормыш шартлары, яшәү рәвеше уңайлыгы өчен барысы да эшләнә. Шуңа да, җавап итеп, әлеге изге эштә районыбыз халкы читтә калмас дип ышаныч белән әйтә алам, -диде Александр Шадриков.

    Әлеге тарихи объектларның төзелүендә һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Иганәчеләрнең исемнәре Хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр китабына язылачак. Районыбызда беренчеләрдән булып, әлеге изге эшкә "Цильна" җәмгыяте кушылды, шулай ук "Туган як" газетасы редакциясе коллективы да бер көнлек хезмәт хакларын күчерде. "Яңарыш" хәйрия фонды Татарстанда экс-президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә 2010 елда булдырылган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: