Төзекләндерелгән җәмәгать суды бинасын күрергә, дип Чүпрәлегә олы кунаклар килде

Капиталь төзекләндерү үткәрелгән җәмәгать судьялары урнашкан бинаны күрергә Казаннан бер төркем югары даирәдәге кунаклар килде.
Алар арасында республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гилазов, Юстиция министры Лариса Глухова, министр урынбасары Надежда Рогозина һәм министрлыкның бүлек начальнигы урынбасары Ельза Ишмөхәммәтова бар иде.
Җәмәгать судьялары урнашкан бина алдында аларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, район суды рәисе Алсу Рәкыйпова, район прокуроры Илдар Маликов һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов каршы алды. Исегезгә төшерәбез, республиканың Юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнары ярдәме белән җәмәгать суды әлеге бинага 2012 елның 24 октябрендә күчкән иде. Моңарчы ул С. Нәфиев урамында урнашкан район суды бинасында эшләп торды. Сер түгел, ике судның бер бинада нәтиҗәле эшчәнлек алып баруы җиңел булмады, әлбәттә. Бер залда чиратлашып суд утырышлары үткәрү бик кыенга туры килде. 14,8 квадрат метр мәйданлы канцелярия бүлмәсендә дүрт кеше хезмәт куйды. Архив биләгән бүлмә дә тугыз квадрат метр гына иде.
Норматив кагыйдәләргә туры килерлек җайлы бина булмаганлыктан әлеге проблема озак хәл ителмичә килде. Ниһаять 2012 елның октябрендә җәмәгать суды үз эшчәнлеген шушы бинада дәвам иттерә башлады. Аны ачу тантанасына килгән ТРның Югары суды рәисе Илгиз Гилазов: "Без шәһәр һәм район судларында эшләүчеләр өчен шартлар тудыру белән генә чикләнмибез, җәмәгать судларына да мөмкин булганча ярдәм итәбез",- дигән иде. "Әлеге бина тулысынча төзекләндерелмәгән, шулай да эшләү өчен җитәрлек шартлар бар",- дип тә өстәде ул. Соңгы елларда ике катлы бу бинаның эчен- тышын капиталь төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Беренче катта паспорт- виза хезмәте, суд приставлары бүлеге һәм җәза үтәтү инспекциясе урнашкан. Икенче катны тулысы белән җәмәгать суды били. Төзүчеләрнең эшенә югары билге куелды. Барлык бүлмәләр дә якты һәм заманча жиһазландырылган. Төзекләндерү эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып чыкканнары өчен "Строитель" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хисамовка рәхмәт сүзләре әйтелде. Әлеге оешма соңгы ике айда гына да биредә 2,5 миллион сумлык эш башкарган. Югары суд рәисе Илгиз Гилазов судьяларга һәм аппарат хезмәткәрләренә уңышлар, исәнлек- саулык теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.2600
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.2200
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.4600
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.5000
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.5000
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.3400
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.5100
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.3500
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3200
-
22 июнь 2022 - 14:28Чүпрәле пенсионерлары Казанга “Гөргөри кияүләрен” карарга барды Экскурсияне оештыруда район башлыгы Марат Гафаров ярдәм итте.7400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!9000
-
22 июнь 2022 - 10:58Чүпрәледә “Чайка” лагерында икенче смена башлана Икенче җәйге смена исә 23 июньнән башланып 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк.7600
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.2600
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".3800
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.2600
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.2600
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.2200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика