Терлекчелекне кем артка сөйри?
"Көз үтеп китмәгән, кыш җитмәгән. Бу чор терлекчелек өчен иң кыен вакыт",- ди семинарда җаваплылыгы чикләнгән "Нәсел" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев.
Тармактан продукт җитештерүне киметмәүгә багышланган әлеге чара, атна саен үткәрелеп килүгә дә карамастан, уртага салып сөйләшү өчен проблемалар һәрчак җитәрлек.
Аның чираттагысы "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа һәм Иске Кәкерле филиалларында узды. Кунак киләсе булгач өйне дә гадәттәгегә караганда чистарак җыештыралар. Район семинары үткәрүнең файдалы ягы да шунда дип әйтәсем килә. Һәр семинарда катнашканлыктан, ферма коллективларының моңа нинди әзерлек күрүләренә сокланмый мөмкин түгел. Гомумән, семинарда катнашучылардан да бигрәк шушы чисталыкка, тәртипкә, утлыкларның азык белән мөлдерәмә тутырылуына маллар да бик канәгать булып калалардыр, мөгаен, Әлеге филиаллар җитәкчесе Җәмил Билалов чарада катнашучыларны тармакның эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, кышлатуны уңышлы үткәрү өчен җәй айларында күп чаралар күрелгән. Биналар ремонтланган, ишек- тәрәзәләр җылытылган. Иң мөһиме, җитәрлек күләмдә азык запасы булдырылган. Рационны тагын да тулыландыру өчен, шикәр заводыннан көн саен 10 тонна жом да кайтарып торалар икән. Дөрес, әлеге филиал фермаларында былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда һәр сыердан шул ук чамада сөт савалар. Бүгенге савым уртача район күрсәткеченә аз гына җитешә алмый. Җәмил Билалов динамиканың шушы көннәрдә уңай якка үзгәрәчәгенә ышандырды, хәзер маллар тулысынча кышкы рационга күчерелүен әйтте. Сер түгел, районның күпчелек хуҗалыклары "көз тәмамланмаган- кышка кермәгән" чорны бик авыр кичерде һәм ул "чир" әле дә дәвам итә. Хуҗалык елына йомгак ясалырга да бик аз вакыт калуын исәпкә алганда, терлекчелектәге хәлне тиз арада яхшырту өчен ашыгыч чара күрергә кирәк. "Соңгы еллар дәвамында аграр тармакларда уңай үзгәрешләр булды. Күп хуҗалыкларда проблемаларны комплекслы хәл итәргә өйрәнделәр. Бүген барлык җитәкчеләр, белгечләр үзләренең тәҗрибәләрен, потенциалны һәм белемнәрен терлекчелек продуктлылыгын арттыруга юнәлдерергә тиешләр. Хуҗалыкларның язмышы, аларның финанс һәм социаль хәле, хезмәткәрләрнең ничек яшәеше нәкъ шуңа бәйле",- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов. Сыерларның продуктлылыгы бөтен хуҗалыкларда да бер тигез түгел. Әйтик "Цильна" җәмгыяте һәм "Низамов А." крестьян- фермер хуҗалыгында тәүлек саен бер сыердан 25- 22 килограмм сөт савылса, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Иске Ишле филиалында, "П. В. Дементьев" исемендәге агрофирманың Саплык һәм Шигали филиалларында, "Эталон- агро" (элеккеге "Шәйморза" хуҗалыгы) җәмгыятендә ул күрсәткеч 5,5- 6,1 килограммнан артмый. Бу саннар уртача район күрсәткеченнән дә ике мәртәбә ким. Агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов та тармак белгечләренә үзенең үпкә сүзләрен җиткерде. Малларны фермаларга кайтарып асрый башлауга да ике ай вакыт үткән. Шулай да азыкларның сыйфатына анализ ясалмаган. Ә бит азыкның сыйфаты, туклыклылыгы һәм микроэлементлары буенча нормага туры килүе сөтне арттыруда төр факторларның берсе булып санала. Фермаларда мастит һәм лейкоз авырулары да еш ачыклана башлаган. Аларга каршы профилактик чараларны үзвакытында һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрү таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев