Туган Як
  • Рус Тат
  • Темпны киметмик!

    Басуларда иртә культураларны суктыру нигездә тәмамланды. Хәзерге вакытта игенчеләрнең төп хезмәте-сабан бодае, вика, солы һәм карабодай басуларында.

    Бөртекле ашлык суктыруда район буенча көн саен төрле маркадагы 79 комбайн катнаша. План буенча чәчелгән бөртекле һәм кузаклы культураларның 23 меңгә якын гектарыннан ашлык җыеп алынды. Димәк, тагын 10 мең гектардагы бөртекләрне җыеп аласы бар. Көн саен уртача 2 мең гектар мәйдандагы басуларда эш башкарылганлыгын исәпкә алганда, быелгы урып-җыюны төгәлләү өчен тагын бер атна вакыт кирәк, дип була. Әлбәттә, моның өчен көннәрнең кояшлы, аяз торуы мөһим. Шунысы куанычлы, быелгы җәй явым-төшем белән бик үк куандырмаса да, басуларның һәр гектарыннан уртача 22 центнерга якын ашлык алына. Җиргә чын хуҗаларча караш булганда табигать капризларын да җиңәргә мөмкинлекне күрсәтә инде бу! Әйтик җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте чәчүлекләренең һәр гектары уртача 30 центнердан артык уңыш бирә(!). Берүк шартларда эшләгән хуҗалыкларда арпадан уңыш 13-18 центнер чамасы гына, ә Кече Чынлы игенчеләре аннан 40 центнерга якын ашлык суктырдылар.

    Хәзер бөртекләр өлгереп җитмәгән басулар юк. Ягулык-майлау материалларына да кытлык сизелми. Димәк, бөтен хикмәт кеше факторына гына кайтып кала. Техниканы югары җитештерүчән эшләтү бик мөһим. Комбайнчылар арасында кызыксындыру чаралары куллану, аларның эшенә көндәлек нәтиҗә ясау һәм алдынгыларны бүләкләү бу хезмәтнең кирәклелеген билгели. Шуны истә тотып һәм һәр басудагы эшне контрольдә тоту максатыннан да шушы көннәрдә район башлыгы Тимур Нагуманов шәхсән һәр игенче-механизатор янында диярлек булды. Рәсемдә сез аның "Цильна" җитәкчесе Барис Гафуров белән берлектә "Цильна" комбайнчысы Илгиз Миначевка күчмә аләм тапшырган вакытын күрәсез.

    Суктырылган саламнарны җыеп эскертләргә кую, көзге сукалауны сентябрь аена кадәр төгәлләү дә беренчел бурычлардан санала. Августта сөрелгән җирләрнең алдагы елда тотрыклы уңыш бирүе фән тарафыннан күптән инде расланган.

    Корылыклы елларда моңа аеруча игътибар итү кирәктер.

    Хәзер күпчелек хуҗалыклар орлык салу белән мәшгульләр. Моның өчен махсус звенолар булдырылган. Хезмәтчәннәргә карата мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары күрелә. Әмма, бу эшне икенче планга куючы хуҗалыклар да бар. Киләсе ел уңышы турында бүгеннән кайгыртырга кирәк, моның өчен һәр җитәкче һәм тармак белгечләре конкрет чара күрергә бурычлылар.

    Терлекчеләр өчен дә җаваплы чор башлана. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов бу хакта: "Сентябрь ае башланганчы терлекчелек биналарында төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланырга тиеш. Гомумән, җәйләүдәге мал-туар түбәләре, ишек-тәрәзәләре, идәннәре, утлыклары, су эчү җайланмалары ремонтланган, эчке яклары дезинфекцияләнгән бинага кайтарылырга тиешләр. Тышкы яктагы кардаларны да ремонтлау кирәк. Саву җайланмаларының һәм сөт блокларының да төзеклеген тагын бер кат күздән кичерү таләп ителә"-ди.

    Әйе, малларны кышлату аеруча җаваплы чор. Җылы, якты биналарда кышлаган һәм җитәрлек азык белән тәэмин ителгәндә генә алардан тотрыклы продукция алып була. Кайбер хуҗалыклар көз айларында ук салам эскертләрен фермага якын урыннарга куеп дөрес эшлиләр. Чөнки, карлы кыш һәм сулы-балчыклы яз айларында салам кайтаруы да зур проблема әле ул. "Цильна" хуҗалыгы моны да үзенчә хәл иткән. Салам тыгызлаткыч, төяп-бушаткыч агрегат сатып алган да, саламны хәзер шуның ярдәмендә ферма янына ташыта. Бу, беренчедән, җәй айларында эшләнә-кышын кырдагы эскерткә юл ярып торасы юк. Икенчедән, уйлап карасаң, күпме авыр хезмәттән котылу!

    Теги: урак
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: