Туган Як
  • Рус Тат
  • Техникаң кырга чыгарга әзерме?

    Язгы кыр эшләре башланырга да озак калмады.

    Шуңа да бүгенге көндә район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы, тагылма инвентарьларны төзекләндереп бетереп, агрегатлаштырып, әзерлек сызыгына кую эшләре тулы куәтенә бара. Шул ук вакытта тракторларны, арбаларны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан һәр ел Гостехнадзор тарафыннан үткәрелеп килүче техник күзәтүгә әзерләү буенча да билгеле бер эшләр башкарыла. Төзекләндерелеп беткән тракторларга техобслуживание уздырыла. Бүгенге көндә "Шәйморза", "Алга" хуҗалыкларында әлегә эш төгәлләнмәгән. "Шәйморза" хуҗалыгында техниканы төзекләндерү буенча 3 звено эшли, биредә чәчкечләрне төзекләндерәләр. "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә техниканы агрегатлаштыру өстендә эш алып барыла. Бүгенге көндә район буенча 50ләп югары җитештерүчән трактор тулысынча төзекләндерелеп бетмәгән әле. Кыр эшләре тиз арада килеп җитәчәк, сизми дә калачакбыз. Шуңа да бу уңайдан эшләрне тизләтү таләп ителә. Гомумән, 10 апрельгә кадәр язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техниканы да төзекләндереп бетереп, әзерлек сызыгына кую хуҗалыклар һәм җәмгыятьләр алдына куелган төп бурычларның берсе. Биредә шуны да ассызыклыйсым килә, машина-трактор паркы хуҗалыкларда тулысынча яңартылмаган, анда яңа сатып алынганнары белән берлектә инде күп еллардан бирле хезмәт итүчеләре дә барлыгы беркемгә дә сер түгел. Шуңа да запас частьләр белән тәэмин итү буенча да җитәкчеләрдән, белгечләрдән оператив эш таләп ителә.

    Кайбер хуҗалыклар төрле программаларда катнашалар. Мәсәлән, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы Лизинг-Грант программасы буенча ике "МТЗ-82" тракторына ия булды. "Цильна" хуҗалыгы да Рослизинг аша программага керде. Өч фермер хуҗалыгы һәм "Цильна", "Азык-Чүпрәле", "Ак Барс-Чүпрәле" һәм "Шәйморза" хуҗалыклары да төрле программаларда катнаштылар, аларга да техника кайту көтелә.

    Үткән еллардагы кебек үк хуҗалыкларга дәүләт ярдәме буларак дизель ягулыгы да ташламалы шартларда биреләчәк. Дизель ягулыгының 1 кг быел 21 сумны тәшкил итәчәк һәм ул районга барлыгы 1573 тонна каралган. Башка еллардагы кебек үк ашламларга субсидия бирү дә дәүләт тарафыннан каралган. Моның өчен ашламалар белән тәэмин итүчеләр белән үзвакытында килешүләр генә төзергә һәм күчерелгән субсидия акчаларының бары тик ашлама алуга тотылуын гына тәэмин итү таләп ителә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: