Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Дуван авылында мәчет ачылды

    Яңа Дуван авылы аша узганда юл кырыенда калкып чыккан яңа мәчет күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткәндер.

    Тарихи мәгълүматлар буенча мәчет бинасының манарасын биредә 1905 елларда ук кисеп ташлыйлар һәм клуб итеп үзгәртәләр. Әлеге Аллаһ йорты өчен урынны исә авылның мулласы Исхак бабай үз йортын биргән була. Буыннан-буынга муллалар нәселе булып гомер кичергән, бүгенге көндә бертуганнарыннан исән калган Ринат әфәнде Хәсәнов абыйсы Гаяз белән да бабасының һәм әтисенең игелекле эшен дәвам итәргә алыналар. Шулай итеп, Ринат әфәнде туган йорты, әтисе Хамзә хәзрәтнең нигезендә янә мәчет бинасы ачу эше белән йөри башлый. Ураза аенда мәчеттә беренче гает намазын да укыйлар, анда 30лап кеше җыела. Бүген исә аның тантаналы ачылышын билгеләп үттеләр. Мәчетнең исемен дә авылдашлары белән киңәшләшеп, Хәмзә хәзрәт исеме белән атаганнар.

    Чараны Чүпрәле районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов алып барды. Тантананың төп өлешен тәшкил иткән Коръән уку бурычын Мәдинә шәһәрендә белем алучы, яшь шәкерт Абдулкәрим Якуповка йөкләделәр.

    Мәчет ачылышына район башлыгы Александр Шадриков та килде. Ул авыл халкын зур бәйрәм - мәчет ачылышы белән котлады һәм аларга сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрендә уңышлар теләде. Милләттәшләребезне дин рухында иманлы итеп тәрбияләүдә зур эш башкарулары хөрмәткә лаек булуын ассызыклады. Ринат Хәсәновка мәчет өчен изге Коръән китабын һәм шамаилны бүләк итеп тапшырды.

    Чүпрәле районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов авылның күренекле диндарларын, мәчет төзелешендә һәм бу бәйрәмне әзерләүдә актив катнашканнарны Рәхмәт хатлары һәм дини китаплар белән бүләкләде.

    -Мондый җаваплы эшне җитәкчеләр, авылдашларыбыз, иганәчеләр булмаса, тулысынча башкарып чыга алмас идек, - диде Ринат Хәсәнов. Акчаны мул итеп бирүчеләр арасында ул Казаннан Рифкать Аббазовны, райондашларыбыз Аделшах Исхаковны, Газинур Хакимовны, шәхси эшмәкәр Радик Гафуровны, Мәскәүдән Җәүдәт Әсадуллинны, Яр Чаллыдан Рәшит Гафуровны, Ульяннан Махмутовлар, Садеевлар, район авыллары мәчетләре имам-хатыйпларын, авылдашларын, туганнарын һәм башкаларны атады.- Без бүген шатлыклы вакыйганы билгеләп үтәбез. Бөтенебез бергәләп изге эшкә тотындык һәм, барлык кыенлыкларны җиңеп, Ходай Тәгалә ярдәме белән менә шушы мәчетне ачуга ирештек. Бирегә өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр һәм балалар да килсеннәр, чөнки ислам дине яхшылыкка, сафлыкка гына өнди. Мәчет һәйкәл генә булып калмасын, монда һәрвакыт кешеләр йөрсен.

    Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, ир-атлар, бөтенесе бергәләп, Аллаһыны олылаучы Тәкъбир сүрәсен укыдылар. Аннан өйлә намазы укыр өчен мәчет эченә үттеләр.

    Озак көтелгән мәчетнең ачылуы Татар Дуваны кешеләре өчен генә түгел, читтән кайтканнар өчен дә икеләтә зур шатлыклы бәйрәм булып үтте, кунак булып килгәннәрнең күп булуы да шуны раслады. Бәйрәмдә катнашучылар корбан ашларынннан авыз иттеләр, хәерле гомерләр теләп дога кылдылар.

    Фәрдания Әсматуллова, Татар Убие:

    -Мин шушы авылда туып, үстем. Авылыбызда, ниһаять, Аллаһ йорты үз ишекләрен ачуына бик сөенәм. Күптәннән кирәк иде инде ул. Урыны да юл кырыенда, авылга ямь биреп тора, мосафирларга тукталыр өчен дә бик җайлы.

    Гөлҗиһан Шәрәпова, Иске Чүпрәле:

    - Кайда азан әйтелә, намаз укыла, Аллаһы Тәгалә шунда бәрәкәт бирә. Изге йортның эше дәвамлы булып, файда китерә, яшьләрне, балаларны тәрбияли торган бер урынга әйләнсен.

    Венера Ягудина, Нижневартовск шәһәре:

    -Минем тамырларым шушы авылдан, бабам, якыннарым биредән. Бабам колхоз рәисе булып торган, сугышта хәбәрсез югала ул. Бүген дә туганнарыбызны якын итеп, Себердән кайтып йөрибез. Шушы тантанага туры килүебезгә бик сөендек. Күркәм, изге эшләр алып баручылар булганда авылларыбыз яшәр, гомерле булыр, иншаллаһ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: