Татарстанның икътисад моделе-кризис шартларында тотрыклылык үрнәге
Илдәге икътисади кризис шартларында да Татарстан ныклылык һәм алгарышлы үсеш үрнәге булып тора. Белгәнегезчә, республиканың "Стратегия-2030" дип аталган һәм 2030 елга кадәр киләчәген күзаллаган үсеш программасы булдырылган иде. Һәм үзебездә эшләнгән "Чүпрәле районының 2030 елларга кадәр үсеш стратегиясе" дә республиканың шундый программасын тулыландыра, аның бер тармагы, алай гына да түгел,...
Чүпрәле районы үсеш стратегиясе дә иң беренче чиратта:
-халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне;
-өстәмә эш урыннары булдыруны;
-авыл хуҗалыгын үстерүне;
-сәнәгать предприятиеләре ачуны;
-кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруны күздә тота.
Район Башкарма комитетыннан алынган 2016 елның беренче яртыеллыгындагы икътисадый нәтиҗәләр дә, шушы районны үстерү стратегиясендә билгеләнгән максатларның тормышка ашачагын раслый. Иң беренче итеп, авыл җирлекләре эшчәнлеген билгели торган 16 төрле индикаторның үтәлүе турында әйтәсе килә. Болар бәрабәренә, Чүпрәле районы республиканың социаль-икътисадый үсеш буенча республиканың 45 районы арасында 29нчы урынны били.
2016 ел ахырына бездә тулаем территориаль продукт күләме 5 691 млн. сум булыр, дип көтелә. Үткән ел белән чагыштырганда үсеш 5%ка фаразлана. Яртыеллыкта җитештерелгән һәм сатылган продукт күләме район буенча 883 628 млн. сумны тәшкил итте. Ягъни, 2015тә ел буе җитештерелгәннең 83%ы кадәр. Районда товар җитештерүдә төп рольне "Чүпрәле элеваторы" алып тора. Тулаем продуктның 94% әлеге предприятиегә туры килә.
Авыл хуҗалыгындагы ярты еллык нәтиҗәләр исә үсешнең, үткән елның шул чорына караганда, 21,8% булганлыгын күрсәтә. Тармакта тулаем продукция күләме 357, 424 млн. сумлык булган. 2016 елның алты аенда 12460 тонна (1040 тоннага артык) сөт җитештерелгән.
Бер савым сыердан савылган уртача сөт күләме - 2762 кг. Бу эштә "Цильна" җәмгыяте алдынгылардан. Аларда бер сыер башына туры килә торган савым-4873 кг. "Низамов А.А" фермерлык хуҗалыгы да сөт җитештерүне арттырган, бер сыердан уртача 4055 кг. сөт савылган. Шулай итеп 6 айда район буенча сатылган сөт күләме 11387 тоннаны тәшкил иткән, үсеш-110%. Ит сату да арткан-916 тонна. Малларның тәүлеклек уртача артымы исә-694 грамм, 2%ка гына булса да үткән ел белән чагыштырганда, үсеш күзәтелә.
Тагын да бер мөһим булган икътисади күрсәткеч -район бюджетында җирле керемнең артуы. Хәтерләсәгез, электәрәк елларда, район 18%ка үз-үзен тәэмин итә ала, дип сөйли иделәр. Хәзер исә бу күрсәткеч 30%ка якынаеп бара. Бюджетның керем өлеше күбрәк республикадан бүлеп бирелгән финанслар хисабына тулылана шул әле, әлегә. Алты айда аның тулаем керем күләме 350,1 млн. сум булган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда-88,8%.
Икътисади кризис дисәк тә, уртача хезмәт хакы да, пенсия күләме дә артты. Билгеле, чүпрәлеләрнең җан башына туры килгән керем күләме дә үсә. Халкыбыз уңган безнең, мал-туарын да асрый, яшелчәсен дә үстерә. Боларның барысы бәрабәренә җан башына туры килгән керем Чүпрәле районында үткән ярты елда 12647 сумны тәшкил иткән. (2015 тә ул - 12159,80 сум). Эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 20109,3 сум булса, авыл хуҗалыгына караган ширкәтләрдә - 15124 сум (2015 елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы, авыл хуҗалыгында, 13972 сум булган).
Үткән ел шушы чорда эш һәм мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак 67 кеше исәптә торса, 2016да аларның саны кимегән -48 эшсез теркәлгән.
8 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен гомуми күләмдә 6 млн. сумнан артыклык социаль өстәмәләрдән файдаланган. Шулай ук тагын өч гаиләгә өй төзер өчен 2,513 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелгән.
Район буенча 8242 йортта мал-туар асрала, ягъни шушы кадәр санда шәхси ярдәмче хуҗалык теркәлгән. Мөгезле эре терлек саны - 14136 баш. 2015 кә караганда 694 башка артык. Савым сыерлар санын да арттыра бара эш сөючеләр - 5181 баш сыер исәпләнә халыкта, 118 башка арткан. Кәҗә һәм сарыклар саны да 10000гә якын, дуңгызлар исә-4892 баш исәпләнә.
Бу саннар чүпрәлеләрнең җиргә бәйләнгән булуларын күрсәтә. Соңгы вакытта ул бәйлелекне һәм тырыш хезмәтне эшлекле активлык дип йөртә башладык. Шундый активлык буенча Чүпрәле районы республикада үрнәк итеп куела.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Әлеге хезмәт белән шөгыльләнүчеләр гомуми эшчәнлекнең 26%ын алып тора-996 кеше икътисадның шушы тармагына җәлеп ителгән. Район территориясендә 464 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар. Аларда җитештерелгән продукция күләме тулаем район буенча җитештерелгәннең 25,4% алып тора.
Сәүдә өлкәсе 147 объектны били. Болар-төрле кибетләр һәм җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре. Товар әйләнеше исә алты айда 622,407 млн. сум булган. Кече хуҗалык итү формалары да актив төс ала бара-болар гаилә фермалары. Районда 18 гаилә фермасы бар, шуның сигезе югары технологияле.
2016 ел башында Россия Федерациясе икътисад министрлыгында "Чүпрәле" сәнәгать паркы уңышлы яклау узган иде. Хәзер ул территориядә актив төстә төзелеш эшләре алып барыла. Паркның инфраструктурасын төзү өчен федераль үзәктән-73,3 млн., республикадан 23,325 млн., җәмгысе 96,625 млн.сум акча бирелде. Әлеге суммалар бәрабәренә парк резидентлары җитештерү өчен тиешле булган шартлар белән тәэмин ителәчәк.
Боларның барысы да, күзгә ташланып торган, каләмгә алып язарлык эшләрнең беркүпмесе генә. Халкыбызның бердәм хезмәтен исәпкә алганда, үзләре яшәгән төбәкнең үсештә булуы өчен керткән өлешен анализлаганда, чүпрәлеләр төшеп калганнардан түгел! -диясе килә. Өйләр төзелә, авыллар ямьләнә, димәк, анда яшьләр бар. Яшьләр бар җирдә яшәеш, алга китеш, социаль проектларның тормышка ашачагы, яшәү дәрәҗәсенең үсәчәге бар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев