Туган Як
  • Рус Тат
  • Тарифлар арта, акча янчыгыңны кыса төш!

    Рәсәй халкы өчен тарифларның үсә баруы һич тә яңалык түгел. Моңарчы коммуналь түләүләргә, электр, газ, җылылык өчен бәяләр 1нче январьдан артса, быелның башыннан аларның берсе дә үзгәрмәгән иде. Һәм менә вакыт килеп җитте.

    Белгечләр фикеренчә, ел башыннан тарифларны үстерү инфляцияне тизләтә икән. Әлегә исә инфляция ел башыннан 2,4 процентны тәшкил итте. Узган елларда ул январь аеннан ук шушы процентка җитә иде. Шунысы мәгълүм, ел башыннан тарифлар арту барлык төр товар һәм хезмәтләр өчен түләүләрнең автоматик рәвештә тизләп үсүенә китерә. 2012 елдан тарифларны 1 нче июльдән соң, ике этапта арттыру планлаштырыла. Электр энергиясе өчен түләү 1 июльдән 8 процент чамасы, газ өчен-14, коммуналь хезмәтләргә 6 процент үсәчәк. Коммуналь хезмәтләр өчен икенче үсеш 1 нче сентябрьдән янә 9 процент күләмендә булыр дип фаразлана. Хөкүмәт карары нигезендә коммуналь хезмәтләрнең еллык үсеше 15 проценттан да артмаска тиеш.

    Мондый төр бәяләр артуга без күнегеп тә барабыз шикелле. Ә менә ягулыкка, аракыга һәм тәмәкегә бәяләрнең кискен һәм шактый ук күләмдә артуы кайбер кешеләрдә ризасызлык тудыра. Әйтергә кирәк, болар өчесе дә акцизлы товарлар. Ә нәрсә соң ул "акциз"? Акциз-товар бәясенә кертелгән һәм турыдан-туры дәүләт казнасына керә торган салым. Ел башыннан тәмәке хаклары уртача өч сумга арткан иде инде, 1 нче июльдән акциз өлешен тагын 30 процентка арттыру карала. Димәк, бәяләр тагын үсәчәк. Кыскача әйткәндә, алдагы биш ел эчендә тәмәке бәяләре ике-өч мәртәбә артыр дигән фаразлар да бар. Әйе, тәмәкене хәзер һәр сәүдә ноктасы сата. Бәлки бәяләрне арттырып кайбер катлам кешеләрен тәмәке тартудан "йолкып" алу да мөмкиндер. Әмма, шактый ук "стажлы" авыл мужигына ни эшләргә? Аның болай да хезмәт хакы иң арзан, димәкинде сыйфатсыз, тәмәке алырга гына бит. Моннан күп еллар элек, без әле малай чакта, авыл бакчаларында тәмәке үстерү модада иде. Хәзер янә шуңа әйләнеп кайтачакбызмы?

    Аракы белән дә шул ук хәл. Завод аракысын алмагач, самогонга ихтыяҗ булачагы көн кебек ачык. Димәк, шикәр комына бәяләрнең үсүе дә шик тудырмый. "Коры закон" исеме астында эчкечелек белән көрәш үз нәтиҗәсен бирмәде. Әллә ничә мең гектардагы виноградлыклар юкка чыгарылса да, эчкечеләр эчте, ярамаган эчемлекләр чөмереп аларның күбесе теге дөньяга китте. Сүз дә юк, кешеләр, бигрәк тә яшь буын яман гадәткә түгел спортка, сәламәт яшәүгә омтылырга тиеш. Акцизлар белән бюджетны тулыландыру да шикләндерә халыкны. Бензин акцизы бюджетка керә, әлбәттә. Ә менә аракы һәм тәмәкенеке элеккеге күләмнән дә кимүе мөмкин. Чөнки, әлеге дә баягы бәяләр үстерү яшерен җитештергән товарга ихтыяҗны гына арттырачак. Киосктан 60-70 сумлык сигарет сатып алганчы, итәк астыннан 40 сумлык тәмәке алу күпкә отышлы. Белгечләр мәгълүмат-ларына караганда, хәзерге вакытта спиртлы эчемлекләрнең яшерен җитештерелгәне гомуми сәүдә базарының 35 процентын алып тора. Ә бәяләр үстерү киләчәктә аның 60 процентына кадәр җитүенә китерергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: