Туган Як
  • Рус Тат
  • Талны яшьтән бөгәсе иде

    Үткән ел балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафынан 25 утырыш (шуның 3се урыннарга чыгып) үткәрелгән, 240 мәсьәлә тикшерелгән, шуның 143 се административ протоколлар һәм 97 се профилактик мәсьәләләр тикшерүгә кагылышлы.

    Шул ук вакытта балигъ булмаганнар тарафыннан районда 3 җинаять кылынган. Бу башка еллардагыдан артык, шулай да, бәхеткә, арада зур җинаятьләр күзәтелмәгән. Хокук тәртибе бозуларның өчесе дә әйбер урлауга кайтып кала. Әлеге мәгълүматлар турында район башкарма комитетында үткән балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде. Аны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов алып барды.

    Утырыш эшендә балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклауга турыдан-туры кагылышлы ведомоство вәкилләренең чыгышлары тыңланды һәм үткән ел әлеге уңайдан эшләнгән эшләргә анализ ясалды.

    Чыгышлардан күренгәнчә, һәрбер учреждение-мәгариф, спорт һәм яшьләр эше буенча, мәдәният, эш белән тәэмин итү бүлекләре тарафыннан беренче чиратта имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларга игътибар бирелгән. Ягъни, алар район күләмендә үткәрелүче төрле чараларга, мәктәпләрдә эшләп килүче түгәрәкләргә тартылган. "Акчарлак" сәламәтләндерү лагеренда да әлеге кысаларда күп чаралар үткәрелгән, хезмәт белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге аша җәйлеген төрле төрдәге эшләргә тартылганнар.

    Күп кенә эшләр башкаруга карамастан, имин булмаган гаиләләрдә тәрбия-ләнүче балалар белән хәл шулай да тотрыклы түгел. Моңа бер мисал булып, агымдагы ел башында ук инде кече яшьтәге мәктәп балаларының өйләргә кереп, азык-төлекләр алып чыгулары тора. Әлеге хакта балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясенең өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәлиуллова белдерде.

    -Инспекциядә бүгенге көндә 21 яшүсмер исәптә тора. Комиссия әгъзалары белән берлектә үткән ел төнге рейдлар оештырылды. Бу рейдлар нәтиҗәсендә әлеге Закон таләпләрен бозуда 78 яшүсмер гаепләнде, шуның 35енә протоколлар төзелде. Аларның 3сенә (ике очрак кабатлана) карата исә комиссия штраф түләтергә дигән карар чыгарды. Иң аянычлысы, балалар арасында үз-үзләренә кул салу турында уйланучылар да күп, -ди Лилия Илшатовна.

    Әлеге "чынбарлык" инспекция хезмәткәрләре үткәргән анкеталаштыру нәтиҗәләреннән соң барлыкка килгән. Башлыча югары сыйныфлар арасында үткәрелгән әлеге чарада 28 анкета соравына җавап бирергә кирәк булган. Тагын да сагаерга мәҗбүр иткәне спиртлы эчемлекләр куллануга хирыс укучыларның булуы. Алар 15,6 процентны(!) тәшкил итә, шуның яртысы диярлек спиртлы эчемлекләрне үз сыйныфташлары белән бергә куллана икән. Үзләре генә эчүчеләр дә юк түгел. Югары сыйныфларда укучыларның "яшәргә теләмәүләре" исә беренче чиратта мәктәптә уку процессындагы (имтиханнар) авырлыкларга, гаиләдәге, дуслар белән үзара мөнәсәбәтләрнең начар булуына барып тоташа.

    Комиссия тарафыннан ирешелгән күңелле нәтиҗәләр дә бар: имин булмаган гаиләләрдә алкогольга бәйлелектән дәваланганнар, эшкә урнашканнар, өйләрендә тәртип булдырылган һәм моңарчы вакытлыча социаль приютта булган балалар әти-әниләре яннарына кайтарылганнар.

    Эштәге уңай нәтиҗәләрне хәлнең нәкъ менә башлангыч этабында ук чишелүе белән бәйлиләр комиссия әгъзалары. Авыл җирлекләре белән тыгыз элемтәдә тору, бергәләшеп эш алып бару тискәре күренешләрнең эзенә төшәргә ярдәм итә. Тик менә моның белән күпләр килешеп бетми. Чөнки җирлекнең "битенә кызыллык килүдән куркалар".

    -Районның һәр почмагыннан хәбәрдар булып торсак, бөтенесе дә күз уңында булыр һәм шул рәвешле күп кенә хокук бозулар да булмый калыр иде,-ди өлкән инспектор, полиция майоры Лилия Хәлиуллова.

    Күрәсең, комиссия эшләве белән генә әле тәрбия дигәнебезгә ирешеп булмас. Моның өчен тирә-ягыбызга "күз йоммаудан" да башларга кирәктер. Сүз дә юк, имин булмаган, әти-әнисе аракы сөременнән башканы белмәгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да шушы ук юлны сайламас дип кем дә гарантия бирә алмый. Аның әти-әнисен тормыш төпкеленнән тартып алуы кыенгарак туры килсә дә, балаларның бит язмыш юллары әле языла гына. Ә әлеге юлларның ничек язылуында җәмгыятьнең роле зур, билгеле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: