Туган Як
  • Рус Тат
  • Табигать куенында сыерларга да рәхәт

    Быел язның иртәрәк килүе малларны үткән елга караганда бер атнага алданрак җәйге лагерьларга күчерү мөмкинлеген тудырды. Шуңа да районның күпчелек хуҗалыклары малларын 9 май бәйрәменә кадәр, кайберләре бәйрәмнән соң җәйләүгә күчерделәр.

    Шушы көннәрдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле һәм Мунчәли филиалларында савым сыерларны лагерьга күчерү эшләре төгәлләнә. Әлеге филиалларда бераз соңга калу Яңа Кәкерле филиалында яңа лагерь сафка басу, ә Мунчәли филиалында исә капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелү белән бәйле. Район хуҗалыкларындагы җәйге лагерь бүлекләре зур өйдә яшәүче гаилә сыман. Биредә яңа туган бозаулар да, савым сыерлар да бар, һәркайсының үз почмагы.

    Малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлагач сөт саву күләме дә сизелерлек артты. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бүгенге көндә район буенча 11 тоннадан артык (үткән ел 50820 кг савылса, быел ул 62084 кг) сөт савыла. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында әлеге сан 7 тоннаны (үткән ел 18988 кг), "Цильна" җәмгыятендә 2000 килограммга якын тәшкил итә.

    "Цильна" җәмгыяте сыер савучылары үткән еллардагы кебек үк алдынгы урында баралар. Биредә бер сыерга туры килгән уртача тәүлеклек савым-26 килограмм. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә азга гына калышып, бер сыердан тәүлегенә уртача 18,7 кг. сөт савуга ирешәләр. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында әлеге сан 12,7 килограммны тәшкил итә. Ә менә "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә бер сыерга туры килгән уртача тәүлеклек савым-10, "Шәйморза" хуҗалыгында 9,3 килограмм гына. Җәй-мул сөт чоры. Шуңа да әлеге мөмкинлектән тулысынча файдаланып калу һәр хуҗалык белгечләре, хезмәтчәннәре алдында торган мөһим бурычларның берсе.

    Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында фермалар, азык утарлары бушап калды. Шуңа да көз җитеп, маллар лагерьлардан кайтарылганчы, биналарны төзекләндерү, агарту һәм дезинфекцияләү, азык утарларын яңа азык запасы туплауга әзерләү эшләре һәр хуҗалыкта башланырга тиеш. Шул ук вакытта ферма һәм азык утарлары территорияләрен санитар нормаларга һәм таләпләргә җавап бирерлек итеп чистарту да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: