Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле тармакара технология техникумында спорт мәйданчыгы ачылды

    Чүпрәле тармакара технология техникумында җиденче универсаль спорт мәйданчыгының ачу тантанасы узды. Техникум укытучылар коллективын һәм укучыларны әлеге тантана белән район башлыгы Александр Шадриков һәм Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар котлады.

    Чүпрәле тармак технология техникумы район һәм республика күләмендә үткәрелеп килүче итөрле спорт ярышларында, бәйгеләрдә һәрвакыт актив катнаша. Һәм менә мондый төрдәге спорт мәйданчыгын техникум территориясендә төзүгә алар аеруча куанганнар.

    Илфак Сәлахов, физик тәрбия бирү җитәкчесе:

    -Техникум укучылары һәм укытучылары спорт белән дус яши. Әмма моңарчы безнең волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнер өчен мәйданчыгыбыз булмады. Техникум ишегалдында мондый спорт үзәге барлыкка килүенә чиксез шатбыз, рәхмәт.

    Район башлыгы Александр Шадриков, районда быел җиде спорт мәйданчыгы төзелүен әйтте.

    -Спорт белән шөгыльләнү төрле җиңүләргә этәргеч ясасын. Сезнең сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны яратуыгызны телим, уңышларыгыз белән һәрвакыт сөенедереп торыгыз. Әлеге мәйданчык спорт тормышы белән гөрләп торыр дип ышанасы килә,-диде Александр Шадриков.

    Казан шәһреннән килгән кунаклар: Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Ягудин һәм Ринат Гайзатуллин, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәлалтдинов техникум бинасын тәмамлаучылар арасында илебезнең лаеклы үсешен тәэмин итүче шәхесләр булуын, бер сүз белән әйткәндә республика әйдаманнары булып җитешүләрен теләделәр һәм сәламәт тормыш алып барырга өндәделәр.

    Техникум директоры Рамиль Әхмәтов спорт өлкәсендә алдынгы урыннарны яулаган спортчыларга - Ильяс Яфизовка һәм Мария Скворцовага Мактау Грамоталары тапшырды. Баскетбол кәрҗиненә Ильяс Яфизов тарафыннан беренче туп кертелгәннән соң, спорт мәйданчыгы ачык дип игълан ителде.

    Тантана спорт уеннары белән дәвам итте. Беренче баскетбол уены техникум укытучылары һәм укучылары арасында узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: