Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле Чыгарылышлылар паркында скульптура композициясе урнаштырылды

    Чүпрәледә киңмасштаблы төзекләндерү үткәрелгәннән соң, Чыгарылышлылар паркы, ниһаять, ачылды. Әлеге вакыйга Республика һәм район оешу көненә туры килүе, аеруча, истәлекле булды.

    Паркның барлыкка килү тарихы ерак үткән гасырга барып тоташа. 1973 елда беренче тапкыр район җитәкчелеге инициативасы һәм Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучылары, чыгарылыш сыйныф укучылары белән берлектә биредә беренче каен үсентеләре утыртыла. Еллар уза, ләкин паркта шушы агачлар гына шаулап үсеп китә, аның эчке төзелеш эшләре башкарылмый. Былтыр, әлеге вакыйгаларга 40 ел узганнан соң, район башлыгы һәм җитәкчелеге янә әлеге онытылган башлангычны -паркны төргезү идеясе белән чыга. Монда чыгарылышлылар өчен аллея урыны булдырыла һәм паркның беренче тротуар плитасы салына.

    Төзекләндерү эшләре барышында паркта юллар салына, күл чистартылып, тирә-яны ямьләндерелә. Әлеге эштә, районның барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте.

    Хәзер исә паркта тигез сукмаклардан, тыныч урыннарда ял итәргә мөмкин. Балалар өчен биредә уен мәйданчыгы да бар. Ә тормыш юлларын яңа башлаган яшь парлар күл аша сузылган мәхәббәт күперендә хисләренең ныклыгын дәлилләп йозаклар элә алалар.

    Паркның ачылышында район башлыгы Александр Шадриков, Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Валерий Кандилов һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рәшит Гафиятуллин катнашты.

    -Районыбыз көн саен диярлек үзгәрешләр кичерә, яңара. Боларны барысында күрү бик куанычлы. Менә бу паркның ачылышын да күптән көттек. Әлеге урын чыгарылышлыларның очрашу урыны гына түгел, ә районда яшәүчеләрнең дә яраткан урынына әверелер дип ышанып калам,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

    Кунаклар да чүпрәлеләрнең шатлыгын уртаклашып, киләчәктә дә районның үсештә булуын теләделәр.

    Бу көнне чүпрәлеләр парк ачылышының гына түгел, ә монда урнаштырылган "Хыял очышы" дип исемләнгән скульптура композициясенең ачылыш шаһитлары булдылар. Әлеге уникаль композицияне барлыкка китерүче Россиянең атказанган художнигы, скульптор-архитектор, Бөтенроссия иҗади җәмәгатьчелек оешмасы "Чувашия художниклары Союзы"ның әгъзасы, якташыбыз Владимир Нагорный.

    Җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен һәм үткәннәр хакында истәлекләрен райондашларыбыз да ирештерде.

    Фәридә Мөхәррәмова:

    -Әлеге паркта беренче каеннарны утыручы чыгарылыш сыйныф укучысы мин. Хыялларыбыз тормышка ашыр өчен байтак еллар узды, шулай да бүген бик шатмын. Күрәсез, парк бик матур, шушы матурлыкны саклап яши дә белсәк иде, бүгенге яшьләргә әйтәсе сүзләрем шул.

    Мөнир Насретдинов:

    -1973 елларда мин комсомолның беренче секретаре идем. Семинарга баргачтын, бер районда парк күрсәттеләр. Шул чакта аны үзебездә дә булдыру хыялы белән кайттык. Ул елларда монда бушлык урын иде. Аннан каен үсентеләре утырттык. Мәктәпне тәмамалавыбызга 55 ел булачак, әлеге дата уңаеннан сыйныфташлар белән менә шушы паркта очрашырбыз дип сөйләштек.

    Нияз Җәлалов, чыгарылыш сыйныф укучысы:-Әлеге урында балачагыбыз узды. Шунда уйнап үстек. Киләчәктә дә биредә сыйныфташлар белән очрашырбыз дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: