Туган Як
  • Рус Тат
  • Сыерга да тәрбия кирәк

    Агымдагы кышлату чорына мул азык запасы туплап керүгә дә карамастан, район буенча сөт җитештерү бик акрын арта.

    Белгечләр моны узган җәйдәге яңгырлардан соң чагыштырмача тиз өлгергән печәндә терлек организмы өчен файдалы матдәләрнең 15-20 процентка азрак булуы белән бәйли.

    Маллардан продукция җитештерүдә үткән еллардагы кебек үк "Цильна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять терлекчеләре алда бара. Биредә азыкның күләме түгел, ә аның сыйфатлы һәм минераль өстәмәләргә бай булуына күбрәк игътибар бирелә. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәсе дә бар. 14 мартка алынган мәгълүматларга караганда, "Цильна" хуҗалыгында бер сыердан тәүлеккә уртача 22 кг. сөт савалар. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә быелгы азыкның муллыгыннан нәтиҗәле файдаланып, савым сыерлардан продукция җитештерүне сизелерлек арттырдылар. Бүгенге көндә биредә бер сыерга туры килгән көнлек уртача савым 16,2 кг.ны тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында терлекләрнең рационына бөтен төр кирәкле микро һәм макро элементларга бай булган минераль өстәмәләр кушып ашату нәтиҗәсендә, үткән ел белән чагыштырганда, сөт саву күләмен шактый арттыруга ирештеләр. Ә менә "Алга" хуҗалыгында үткән ел 1,5 тонна сөт савылган булса, быел әлеге күрсәткеч 740 кг.ны гына тәшкил итә. Бер сыерга туры килгән көнлек уртача савым 7,4 кг.ны гына тәшкил итә (үткән ел 10,6 кг). Шулай ук, "Чүпрәле-Азык" (6,8 кг), "Шәйморза" (8,9 кг) җәмгыятьләрендә дә сөт саву күрсәткечләре түбән.

    Бүгенге көндә район буенча ел башыннан 1200 баш бозау алынган. Бүген терлекчелектә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - яшь үрчем алу. Чөнки бозаулары булмаган хуҗалыкта терлекчелекнең киләчәге юк. Сөт җитештерү белән дә турыдан-туры бәйле ул. Шуңа да әлеге мәсьәлә һәрдаим контрольдә булырга тиеш.

    Хуҗалыкларда терлекләрдән алынган канга биохимик анализ ясау аларның организмына каротинның (норманың 8-9 проценты гына), шикәрнең (50), фосфорның җитешмәвен күрсәтте. Ә бу саннар исә уйланырга мәҗбүр итә. Авыл хуҗалыгы белгечләре сәламәт сыерның гына сәламәт үрчем бирүен дә онытмасыннар иде.

    Яз аеның да беренче яртысы төгәлләнде. Хәзер терлекләрне саф һавага чыгарып, кардаларда йөртү өчен бик кулай вакыт. Күпчелек хуҗалыкларда сыерларны каплату буенча нәтиҗәле эш алып барыла. "20 мартка кадәр каплатылган сыерлардан гына бозауны быел көтәргә мөмкин",-ди бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: