Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы Шатрашан авылында дини бәйрәм

    Җыенның башлану вакыты иртәнге унга билгеләнсә дә, халык иртүк мәчет ягына агылды.Әй бу күрешүләр... Көнбатыштан Ерак Көнчыгышка кадәр географик киңлекләре булган Рәсәйнең төрле төбәкләреннән кайткан кунаклар бер- берсе белән туганнарча кочаклашып күреште. Татар Шатрашаны авылында мәчет эшли башлауның 25 еллык юбилеена биш йөзгә якын кеше кайткан иде. Тантана Сабан туйны...

    Җыенның башлану вакыты иртәнге унга билгеләнсә дә, халык иртүк мәчет ягына агылды.Әй бу күрешүләр... Көнбатыштан Ерак Көнчыгышка кадәр географик киңлекләре булган Рәсәйнең төрле төбәкләреннән кайткан кунаклар бер- берсе белән туганнарча кочаклашып күреште.

    Татар Шатрашаны авылында мәчет эшли башлауның 25 еллык юбилеена биш йөзгә якын кеше кайткан иде. Тантана Сабан туйны хәтерләтте. Авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны тәбрикләргә килгән муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов: "Урамнар халык һәм машина белән тулы. Шушы кадәр кеше бүген Шатрашанда яшәсә, авыл нинди булыр иде?",- дип шаяртып алды ул үзенең чыгышында. Чыннан да элек елларда әлеге авыл иң эреләрдән саналган. Кайчандыр үзе мөстәкыйль хуҗалык булып яшәде ул Шатрашан авылы. Бүген дә биредә 106 йорт исәпләнә, аларда 300 гә якын кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйковның әйтүенә караганда, Шатрашан бер карашка кечкенә генә тоелса да, соңгы елларда авыл халкы җир эшенә, терлекчелеккә, умартачылыкка һәм кош- корт үстерүгә чынлап керешкән. Монда яшәүчеләрнең ата- бабалары да тире эшкәртү һәм аннан җылы туннар, бүрекләр тегү белән районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә дан тоткан. Аларны мәчет биләмәсендә оештырылган күргәзмәдә күрергә насыйп булды.Чын мәгънәсендә үз халкын, аның теле, гореф- гадәтләрен, милли йолаларын яраткан кешеләр яши бу авылда. Уңган, булган халык җәмгыятьтә үзгәртеп корулар башлангач, районда беренчеләрдән булып мәчет төзи. Аның 25 еллык юбилеен да зурлап уздырдылар. Шушы кадәр халыкның кайтуы гына да, Шатрашан авылының никадәр динле, бердәм һәм бер- берсенә ихтирамлы булуын дәлилли. Бу хакта сәхнәдән дә күп сүзләр ишетергә туры килде. Күп шәһәрләрдән һәм өлкәләрдән килүче имам- хатыйплар арасында Мәскәү шәһәренең "Поклонная Гора" мәчете имамы Әсхать хәзрәтнең дә катнашуын аерым ассызыклыйсым килә. Биш яшендә чагында ук Әсхать шушы авылда дин серләренә төшенә башлый, үзен догалар укырга өйрәткән беренче укытучыларының исемнәрен зур горурлык белән искә алды. Шатрашанда туып үскән, хәзерге вакытта Ульян шәһәрендә дин эшләренең башында торучы Дамир хәзрәт: "Ульяндагы шәһәр мәчетләренә йөрүчеләр арасында Шатрашан кешеләре бик күп. Моңа мин бик сөенәм. Алар динле дә, тәртипле дә, шул ук вакытта бар яктан да үрнәк тә",- диде ул. Сәхнәгә чыгып сөйләүчеләр күп булды. Аларның һәркайсы бирегә килүчеләргә исәнлек, хәерле тыныч тормыш һәм иман белән яшәүләрен теләде. Оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтелде. Аннан соң барлык кунаклар мул итеп әзерләнгән табын артына утырды, хәләл иттән пешерелгән аш- су белән сыйланды. Ачык утта үзбәкләр пешергән пылау да һәркемнең күңеленә хуш килде, самаварларда чишмә суы чыҗлап торды. Тантана ахырында кунаклар "Якла" елгасының уң ярыннан агып чыгучы "Умартачылар чишмәсен" ачтылар. Бүген ул бик матур итеп заманча төзекләндерелгән, үтә дә салкын саф сулы чишмә. Үткән ел авыл китапханәчесе Әнүзә Садыйкова чишмәләргә багышланган фәнни эше белән республика конкурсында катнашып җиңү яулый һәм 50 мең сум грантка ия була. Шушы акчага әлеге чишмәне соклангыч иттереп төзекләндереп тә куйганнар. Гаҗәеп матур табигатьле зур булмаган авылга анысы да ямь өсти. "Барысы да бик күңелле үте, Аллага шөкер, авылымның киләчәге бар икән әле дип, чын күңелдән сөендем. Киләсе елларда да шулай зурлап Ураза бәйрәмнәрен уздырырга, Корбан ашларын үткәрергә язсын. Чит җирләрдә гомер итүче авылдашлар да җыелып кайтсыннар иде", - дип, үзенең теләкләрен белдерде җирлек башлыгы Азат Садыйков. 92 яшьлек Нурали абый Хәмидуллин да авылдашлары белән очрашуга бик шатланган. "Чарага 30 якын туган- тумачам кайтты, күптән күрешмәгән авылдашларга да сагынылган. Һәркайсы белән күрешеп сөйләшәсе килә",- ди хезмәт ветераны.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: