Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Салымнарны түләү вакыты – 1 декабрьгә кадәр

    "Салымнарны түлә дә, тынычлап йокла" дигән гыйбарә чынлап та зур көчкә ия. Гадәттә, җәй айларында ук салым түләү кәгазьләрен алырга күнеккән райондашларыбызның быел тынычлыгы качты. Борчылып шалтыратулары да урынлы. Вакытында түләнмәгән салымнар өчен беркемнең дә өстәмә пеня түлисе килми, әлбәттә.

    Райондашларыбызны тынычландырып шуны әйтәсе килә, халык телендә икенче төрле исем алган "бәхет хатлары" быел октябрь аенда килә башлаячак. Әлеге хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 8нче районара инспекциясенең салым инспекторы Венера Сәләхетдиновадан сорадык.

    -Билгеле булганча, быел 2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнары түләнә. Түләү вакыты да үзгәрде. Салымнарны быел 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак. Түләү кәгазьләре октябрь башыннан килә башлаячак. Закон нигезендә "Личный кабинет налогоплательщика"дан файдаланучыларга салым түләү өчен белдерү кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Түләү кәгазьләрен электрон рәвештә алучыларга почта аша кәгазьләр җибәрелмәячәк. Тагын бер яңалык: 2015 ел өчен торакка салым кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу исәпләүләр әкренләп гамәлгә керәчәк. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәк, -ди ул.

    2016 нчы елның 1 ноябренә кадәр уведомлениеләр алмасагыз, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез, диләр салым хезмәткәрләре. Салым инспекциясе телефоны: 2-28-52.

    Шулай ук, салым хезмәте сайтында «Налог на имущество физических лиц 2016» дигән махсус бүлек ачылды. Онлайн-сервистагы салым калькуляторы аша һәр кеше үзенең күпме түләячәген исәпләп карый ала. Моның өчен милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, мәйданын, салым күләмен белергә кирәк.

    Инспекциядә салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итәләр. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин. Салымнар буенча сораулар килеп туса, райондагы салым бүлегенә яки салым органының www.r16.nalog.ru сайтына кереп белешмә алырга да мөмкин. Шулай ук, ноябрь аенда барлык салым инспекцияләрендә "Салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне"н үткәрү планлаштырыла. Бу турыда янә хәбәр итәчәкбез.

    Райондагы салым инспекциясе иртәнге 8.00дән кичке 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ялсыз эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: