Туган Як
  • Рус Тат
  • Сабантуй бәйрәме Чүпрәледә гөрләп үтте

    Район Сабантуе чүпрәлелеләр һәм кунаклар күңелендә озак сакланыр әле. Мәйданга әлеге күркәм бәйрәмне билгеләп үтәргә меңләгән кеше җыелган иде.

    Киң мәйдан елдагыча үзенә төрле төстәге бизәкләрне: аллы-гөлле тасмалар, шарлар, шатерлар, палаткалар, балалар өчен аттракционнарны сыйдырган. Мәйдан уртасына җыйналган район халкы, кунаклар тамаша башланганны көтә. Һәм менә ул мизгел:берсеннән-берсе чибәр, гүзәл яшьләребез мәйдан уртасына атлый- Сабантуй-2013 ел бәйрәменең тантаналы рәвештә ачылышы башлана. Кунакларны ипи-тоз белән каршы алу элекегедән килгән матур гадәт. Болар һәм башка күп кенә күренешләр борынгыдан килгән бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша аша сурәтләнә.

    Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт бәйрәмгә хәер-догасын юллый. Менә, ниһаять, тантаналы марш астында бәйрәм аләме күтәрелә.

    Район башлыгы Александр Шадриков барлык чүпрәлелеләрне. Кайткан кунакларны Сабан туе бәйрәме белән котлап, теләкләрен җиткерде.

    -Сабантуй бәйрәме -ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Әйе, хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәтләнергә тиеш. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә алда да язсын. -диде ул.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чүпрәлелеләрнеТатарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов котлады. Исәнлек, бәхет, күңелле яллар теләде. Бәйрәмгә мәртәбәле кунакларданТатарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да килгән иде..

    Ниһаять, мәйдан уртасына районның производство алдынгылары, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чыкты. Аларны район башлыгы Александр Шадриков һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов хөрмәтәп, бүләкләр тапшырдылар.

    Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, чират уеннарга җитте. Төп мәйдан уртасында чын тамашалар башланды. Авыл җирлекләре үзешчәннәре җырлый-җырлый, гармун тартып осталыкларын барларга кереште. Алар артыннан "Таң", "Яшьлек", бию коллективлары. Казан шәһәреннән килгән "Казан" бию ансамбле кызлары, егетләре бәйрәмнең гүзәл бер өлешен тәшкил иттеләр.

    Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышырга кереште, борынгыдан калган уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен башкалар икенче почмакта барлый башлады. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, ә кемдер көянтә белән түкми-чәчми чиләкләп су ташыды. Кыскасы кем нәрсәгә хирыс, шуңа ябышты. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы гына иде.

    Чүпрәледә бердәм һәм дус-тату яшәүче ике милләтле халыкларның-татарларның, чувашларның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Һәр ике йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы, сырасы белән үзенә чакырып торды.

    Сүз дә юк, районыбыз төбәге талантларга да гаять бай як. Кайда гына, нинди генә сәхнәләрдән чыгыш ясасалар да, Чүпрәледән чыккан сәнгаткәрләр белән горурланырлык. Ә талантларга юл, иҗат чишмәсенең башы нәкъ менә мәдәният йортлары сәхнәләреннән, Сабантуй аланнарыннан башлана торгандыр.
    Җыр-моң, биюләр белән генә бәйрәм үз төсен ала. Көрәшчеләргә, мәйданнан читтә барган башка уен-бәйгеләрдә катнашучыларга көч-куәт, дәрт-дәрман өстәгән җырлар Сабантуй сәхнәсеннән бер минутка да өзелмәде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы авыллардан килгән үзешчәннәр, кайткан кунаклар чыгышы белән аралаштырып барылды. Җырлар көчле алкышланды, яратып кабул ителде. Районыбызда гына түгел, җөмһүриятебез күләмендә дә яхшы танылган Айрат Җамалтдинов, ИлСаф һәм башкалар.,"Умырзая" халык уен кораллары ансамбле, район сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
    Агымдагы елда районда "Созвездие-Йолдызлык-2013" республика конкурсының зонаара этабы узуы да уңышлы эзләрен калдырды. Анда катнашып лауреат, дипломант булган, районыбыз сәнгатен яктыртуга үзләреннән зур өлеш керткән яшьләребез янә бер кат бәйрәм сәхнәсендә, мәйданында җилкенде. Гармун моңнары яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә күңелләрне үрләтте, яшьлек хатирәләрен янә бер кат барлады, әлеге аһәңнәргә кушылып һәммә кеше җырлады, биеде. Милли бәйрәмебез йөзен билгеләүче җыр-моңнар әнә шулай табигать киңлегенә таралды.

    Өй, өс кирәк-яраклары алырга теләүчеләр өчен ярминкәләр, сәүдә палаткалары гөрләде бу көнне. Район кулланучылар җәмгыяте үзләренең сый-нигъмәтләрен тәкъдим итте. Балаларга да күп төрле чаралар әзерләнгән иде, барысын да күреп, йөреп кенә кенә өлгер.

    Бәйрәмнең иң гүзәл мизгелләренең берсе -ул Сабантуй батырына кем калуын күзәтүдер. Быел әлеге исемне лаеклы көрәштә Кече Чынлыдан Альберт Мөшәрәпов алды.

    Бер сүз белән әйткәндә, Чүпрәле бу көнне рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәм һичшиксез һәркемнең күңел хатирәсендә онытылмаслык булып урын алыр. Ә Сабантуйлар киләсе елларда да янә гөрләр, янә кайтыр әйләнеп әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: