Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Россия көнендә Чүпрәледә заманча спорт мәйданчыгы ачылды

    Бүген 12 июнь-Россия көнендә Иске Кәкерле авылында заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Авыл халкы өчен истәлекле вакыйганы уртаклашырга район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән кунаклар килде.

    Татарстан Президенты программасы кысаларында сафка баскан әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга, спорт җиһазларында төрле күнегүләр ясарга була. Әлеге мәйданчык исә районда унөченче.

    Яңа спорт мәйданчыгы урта мәктәп каршында ук урнашкан, шуңа да тантанада катнашучылар да башлыча мәктәп укучылары иде. Иске Кәкерле урта мәктәбендә 100дән артык бала белем ала. Киләчәге дә бар, быелгы уку елында белем дөньясына алты бала укырга киләчәк.

    Район башлыгы Александр Шадриков укучыларга, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, иң элек бәйрәм белән котлады.

    -Районыбызда балаларга һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Аларның кадерен белеп, балалар һәм яшьләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрсеннәр иде. Сәламәт буын - безнең киләчәгебез,-диде район башлыгы.

    Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәеновның дулкынлануын аңларга мөмкин иде.

    -Вакытында без мондый мәйданчыклар турында хыяллана гына идек. Биредә укучыларыбыз, авыл яшьләре шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында югары уңышлар яуларлар дип ышанасы килә,-диде ул. Шундый мөмкинлекләр тудырган өчен республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерде.

    Иске Кәкерле авылы халкының яңа объектның ачылуына шатлыгы чиксез. Соңгы елларда биредә Президент программаларының шактые тормышка ашырылды. Яңа участок вәкиле йорты, ветеринар пункт ачылды. Быел авыл җирлеге бинасы төзекләндерелде. Яңа уку елын исә укучылар капиталь төзекләндерелгән мәктәптә каршы алачаклар. Шулай ук, "Чиста су" программасы буенча да зур эшләр алып барыла.

    -Кичен бакчаларда эшләр беткәч, тормыш иптәшем белән мәйданчыкка килеп, кул-аякларны яздырасы булыр әле, -ди чарага килгән бер ханым. Чыннан да, ә нишләп әле килмәскә? Спорт мәйданчыгы шушы җирлектә яшәүчеләр өчен төзелгән бит ул, хәерен күрергә булсын.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: