Райондашыбыз “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте бүләкләренә лаек булды

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына үзенең газета-журналларына язылучылар арасында "Подпискага - Ipad !" исемле конкурс үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре буенча төп призга (Айпад) Актаныш районы Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев лаек булды. Ул барысы 5449,58 сумлык "ТАТМЕДИА" вакытлы матбугат чараларына язылган.
Аннан тыш зур суммада газета-журналларга язылган тагын 3 әбүнәче кыйммәтле фотоаппаратлар белән бүләкләнде. Болар Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхуллова (4127,84 сумлык яздырган) һәм Илдус Гилязов (3114 сумлык), Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салихов (2890,74 сумлык) .
Язылу квитанцияләрен алдан җибәреп кызыксындыру бүләкләренә (канцтоварлар җыелмасы) ия булган 50 әбүнәче арасында безнең райондашыбыз да бар. Ул Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Нария Хисматуллина:.
-Мин Түбән Чәке авылында туып, үстем, гомерем дә шунда үтте. Хезмәт елларымның 37 елы балалар арасында узды. Башлап, балалар бакчасы мөдире булып эшләсәм, 1998 елдан бирле мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Үземне белә башлаганнан бирле безнең гаиләгә һәрвакыт район газетасы килгәнен беләм. Әтием һәрвакыт хат ташучының килүен көтеп ала иде. Иң беренче итеп, район яңалыклары белән "Туган як", элек "Яңа юл" газетасыннан укып чыга иде. Мөгаен, газета уку аңардан да күчкәндер. Хезмәтемдә дә һәрвакыт район газетасы төп ярдәмчем булды. Балаларга район тарихы, аның кешеләре турындагы мәгълүматларны барысын да шуннан алып, җиткерәм. Гомумән, бер көнем дә газета-журналлардан башка узмый.
Әлеге конкурсны оештыручы "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан республикада бүген 99 газета һәм 21 журнал нәшер ителә, шулай ук, аның составында 23 телерадиокомпания һәм интеренет-ресурслар эшли. Үткән ел старт алган әлеге бәйгедә катнашучылар саны быел тагын да арткан. Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка өлкәләреннән дә газета-ж урналларга язылучылар квитанция күчермәләрен җибәргәннәр. Шулай итеп, бәйгенең даими катнашучылары барлыкка килгән. Мондый чаралар киләчәктә дә узачак. Барыгызны да, хөрмәтле райондашлар, аларда актив катнашырга чакырабыз.
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык конкурста катнашкан әбүнәчеләргә рәхмәт белдерә. Бүләкләрегезнең игелеген күрүен тели һәм киләчәктә дә безнең газета-журналларны актив яздыручылар булырсыз дип ышана. Бәйге һәм аның нәтиҗәләре белән www.tatmedia.ru сайтында таныша аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.8500
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.24200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»25000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы85100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.4300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?23900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде23700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый23800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.86000
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.10800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.35200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57900
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадыларУтырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.2000
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калганГыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.15600
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.15600
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.8500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика