Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Район башлыгының православие динендәге чүпрәлеләрне Пасха бәйрәме белән котлавы

    Православие динен тотучы кардәшләребез Гайсә пәйгамбәрнең яңадан туу көнен бәйрәм итә. Бу гасырлардан-гасырлырга күчеп килгән, бөек бәйрәм. Әлеге уңайдан районда яшәүче чуваш милләте вәкилләрен, православие динен тотучыларны район башлыгы Александр Шадриков та котлады.

    -Дини традицияләрне барлау, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәрвакытта да игелеккә генә китергән. Җан чисталыгы, әхлаклылыкка аша бердәмлеккә, бер-береңә ярдәм итүгә ирешелә. Дөньяларның тыныч, күгебезнең аяз, гаиләләргә иминлек сорап кылынган догалар югары мәгънәгә ия. Районыбызда яшәүче халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, килешүчәнлек, бер-беребезгә хөрмәт традицияләре яшәячәгенә һәм аларга дини йолаларның да уңай йогынты ясавына ышанам, һәркемгә сәламәтлек, бәхет телим,- диелә Александр Шадриков котлавында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: