Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның 8 Март уңаеннан бәйрәм котлавы

    Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков бәйрәм уңаеннан хатын-кызларны тәбрик итте. Һәм анда мондый юллар бар:

    -Кадерле хатын-кызлар!

    Сезне язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

    Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала.

    Сугыш елларында һәм аннан соң илне торгызуда авыр хезмәт куйган өлкән буын хатын-кызларга без аеруча рәхмәтле. Ветеран хатын-кызларыбызга карап сокланабыз. Авыр сынаулар аларны сындырмаган, өлкәннәребезнең күңел җылысы һәм яктысы балалары, оныклары, оныкчыкларына да җитә.

    Кадерле әниләр, хатыннар, апалар һәм сеңелләр, кызлар! Сезгә матурлыкны саклый белгәнегез, йомшак һәм сизгер күңелегез, гаилә бәхете өчен тырышуыгыз, акыллы һәм сәламәт балалар тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Районыбыз, республикабыз үсеше бәрабәренә куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, югары эш сәләте, инициатива, җаваплылык, нәтиҗәгә эшләвегез белән аерылып торасыз һәм булдырасыз!

    Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын, хөрмәтле Чүпрәле хатын-кызлары!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: